Радио тарихы

Радио тарихы:

1997 ел.

Чаллы шәһәре хакиме Рәфкать Алтынбаев телерадиотапшырулар редакциясенә турыдан-туры эфирда эшләүче татар радиосын ачу идеясен тәкъдим итә. Чаллы шәһәр телевидение-радиотапшырулар редакциясе баш мөхәррире Абделхак Мостафа улы Батюшов әлеге идеяне тормышка ашыра. Яңа радиога ”Күңел“ дигән исем сайлана.

"Чаллы-ТВ" телерадиокомпаниясенең директоры - баш мөхәррир итеп тәҗрибәле журналист Шафигуллин Рахман Галимович билгеләнгәч, радиода көчле һәм инициативалы команда төзелә. ”Күңел“гә нигез салучыларның берсе буларак, Рахман Шафигуллин  ярдәме белән радио да иҗади яктан усә.

1 август - ”Күңел“ радиосы 67,79 МГц ультракыска дулкынында эшли башлый. Ул Чаллы шәһәренен чыбыклы радиосы базасында булдырыла. Туры эфир студиясе шәһәрдән читтә- ”Алтай“радио һәм телевидение тапшырулар станциясендә урнаша. Радио җитәкчесе  Илдар Төхбәтуллин, иҗади мөхәррире итеп Әгъния Миннебаева билгеләнә. Тапшырулар иртәнге сәгать 7 дән 23 сәгатькә кадәр алып барыла.

Ачылачак радиога эшкә урнашу теләге белән 200 кеше дикторлар конкурсында катнаша. Шулар арасыннан Райнур Вахитов, Сәрия Батуллина, Гөлчәчәк Минһажетдинова, Энҗе Абдуллина, Рузилә Гатиналар радиога алып баручы-диктор булып эшкә алына. Радионың ”Яңалыклар“ бүлегендә Зөлфия Хәмитова, Резидә Шакирова, Энҗе Гәрәева, Марина Минаевалар эшли. Беренче тавыш операторлары: Илнар Әскәров, Ринат Гыйззәтуллин, Илшат Әхмәтшин, Алмаз Букин, Рөстәм Әхтәмҗанов, Сергей Елькин.

”Күңел“ радиосын Чаллы шәһәре генә түгел, тирә-яктагы районнар – Тукай, Алабуга, Азнакай, Тубән Кама, Казан, Зәй, Мамадыш, Сарман, Әгерҗе, Менделеев, Мөслим, Минзәлә, Актаныш, Кукмара, Биектау, Балык Бистәсе, Байлар Сабасы, Балтач, Буа халкы да тыңлый. Яшь, талантлы коллектив эфирга чыгучы тапшыруларын кызыклы, мавыктыргыч итеп чын күңелдән һәр татар кешесе өчен әзерли. Шунлыктан яңа ачылган радио тиз арада халык мәхәббәтен яулый.

Декабрь аенда радиога яңа тавышлар: Лилия Закирова, Гөлия Хәйдәрова, Зөһрә Фатыйховалар эшкә алына.

1998 ел.

”Күңел“ радиосына 1 яшь. Туган көн уңаеннан Яр буе паркы мәйданында зур чара оештырыла. Чаллы тарихында беренче тапкыр татар эстрадасының барлык артистлары бер сәхнәдә чыгыш ясый.

1999 ел.

”Күңел“ радиосы техник яктан камилләшә. Радиореле элемтәсе булдырыла. Туры эфир студиясе шәһәргә Яшь Ленинчылар бульварындагы 9 нчы йортка (27/19) күчерелә. Радиода яңа хезмәткәрләр: Илшат Әюпов, Гөлнара Исламова, Әлфия Шәриповалар эшли башлый.

2001 ел.

”Күңел“ радиосы сафларына Лилия Хәмидуллина, Радик Гыймаев, Рәшит Кашапов, Әлфия Ситдиковалар кушыла. Яңа проектлар, тапшырулар тормышка ашырыла.

2003 ел.

Яшь алып баручылар өчен конкурс игълан ителә. Үзен сынап карау һәм популяр радиода эшләү теләге белән йөзгә якын кеше мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә радиога ике алып баручы: Румил Кәрәмиев белән Альбина Исмәгыйлова эшкә алына. Шул ук елны  “Яңалыклар” бүлегенә Лилия Мәхмутова эшкә килә.

2005 ел.

Яшьләр өчен ”Аулак өй“ программасы старт ала. Әлеге проектны тормышка ашыру Лениза белән Айдар Гарифуллинга тапшырыла. Соңрак радиодагы яшь алып баручылар исемлегенә Айрат Габдуллин белән Зөһрә Сибәгатова да өстәлә.

2009 ел.

Энтузиастлар бульварында ”Күңел“ радиосы гармунчылар өчен ”Уйнагыз гармуннар“ фестивале үткәрә. Шәһәр халкы алдында Кама аръягы төбәгендәге иң оста гармунчылар чыгыш ясый.

2011 ел.

”Күңел“ радиосында ребрендинг үткәрелә. Яңа логотип ясала, формат һәм тапшырулар челтәре үзгәртелә. Алып баручылар техник яктан заман таләпләренә җавап бирүче яңа студиядә эфирга чыга башлый.

Интерактив сайт эшли башлый. Дөньяның теләсә кайсы почмагыннан ”Күңел“не online режимда тыңлау һәм карау мөмкинлеге булдырыла.

Шәһәр күләм ”Сабантуй гүзәле“ конкурсында ”Күңел“ радиосының үз номинациясе. ”Иң ягымлы тавышлы“ сабантуй гүзәле дип Таңчулпан Шәрипова табыла.

”Күңел“ радиосы Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиевага татар җыр сәнгатен үстерүгә керткән хезмәте өчен махсус бүләк- алтыннан эшләнгән КҮБӘЛӘК тапшыра.

1 нче август, туган көн уңаеннан эфирда ”Йолдызлар марафоны“ оештырыла. Иртәнге 7:00 – 23:00 сәгатькә кадәр туры эфирны татар эстрадасы йолдызлары алып бара. Марафонда 70 кә якын артист катнаша.

Декабрь аенда ”Евротур“ акциясе старт ала. Промо компаниядә 200 гә якын тыңлаучы катнаша. Ике җиңүче: Ландыш Хәмитова белән Гөлфия Кашаповага Европа илләренә сәяхәт итү мөмкинлеге бирүче сертификат тапшырыла.

2013 ел.

“Күңел” радиосына Ришат Хажиев эшкә алына.

2014 ел.

“Күңел” радиосына  Байлар Сабасы һәм Биектау районнары кушыла. Без тиз арада әлеге районнарда да үз тыңлаучыларыбызны таптык.

2015 ел.

Радиода  яңа житәкче. Әлегә вазыйфага  “Чаллы-ТВ” телевидениесендә “Тормыш мизгелләре”, “Еллар,юллар” тапшырулары авторы Резидә Ганиева билгеләнә.

”Развитие“ аналитика һәм маркетинг тикшерүләр үзәге нәтиҗәләре буенча ”Күңел“ радиосы иң озак һәм иң еш тыңланылучы радиостанция.

2016 ел.

"Күңел" радиосында яңа җитәкче - Ашрафуллина Ләйлә Валерий кызы.

“Күңел” радиосына  Мамадыш  районы кушыла.

Алып баручылар Алинә Хисматуллина,Илгиз Исламгәрәев,Лилия Гатина эшкә килә.

"Күңел" радиосына җитәкче булып Гатина Рүзилә Раиф кызы билгеләнә.

2017 ел.

“Күңел” радиосы филиалы Арча һәм Буа районнарында ачыла.

“Күңел” радиосы 92,6 FM ешлыгында сөйли башлый.

Алып баручылар  сафына Рината Бәшәрова,Райнур Әгъләмов кушыла.

“Күңел” радиосы 20 еллык юбилеен Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында зурлап билгеләп үтә.

2019 нчы ел.

28 нче январь-"ТНВ" каналының "Җырлыйк әле" тапшыруында катнашу.

8 нче март-"Күңелле автобус" чарасын үткәрү.

25 нче апрель-"Күңелдә калган җырлар" концертын үткәрү.

27 нче апрель- "ТНВ" каналының"Башваткыч" уенында катнашу.

9 нчы июнь-Тукай районы Сабантуенда катнашу.

26 нчы июль-Күңел пати дискотекасын оештыру.

1 нче август-Чаллы шәһәренең "Җиңү" паркында "Күңел" радиосының туган көненә багышланган чара үтә.

31 нче август-Чаллы шәһәренең "Арзан" сәүдә үзәгендә Республика көне уңаеннан концерт оештыру.

17 нче сентябрь- "Күңел" радиосы җитәкчесе Рүзилә Гатина ТР Премьер-министры А.Песошинның Рәхмәт Хаты белән бүләкләнә.

1 нче октябрь-Өлкәннәр көне уңаеннан Түбән Кама тыюлыгына сәяхәт.

3 нче октябрь-"Күңел" радиосының аллеясен утырту.

27 нче октябрь-Шәһәр урамнарында "Өлгер шофер"уенын үткәрү.

24 нче ноябрь-Чаллы шәһәренең "Арзан" сәүдә үзәгендә Әниләр көненә багышланган концерт үткәрү.

6 нчы декабрь-"Татар рухы һәм каләме" 9нчы Бөтенроссия журналистлар һәм массакүләм мәгълумат чаралары бәйгесендә Рүзилә Гатина җиңү яулады.

12 нче декабрь-"Ышаныч һәм куркынычсызлык"массакүләм мәгълумат чаралары республика бәйгесендә Альбина Басыйрова һәм Райнур Әгъләмов  призлы урыннар алды.

2020 нче ел.

27 нче январь-"Ел кешесе-2019" бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.

Без социаль челтәрләрдә

Радио волны: Биектау: 100.2 FM; Буа: 102.3 FM; Мамадыш: 103.9 FM; Арча: 103.6 FM