Хезмәткәрләр

Гиззатуллин Ренат Мәвләви улы - «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясе җитәкчесе. 


Валиева Алсу Равил кызы - музыкаль мөхәррир

Узган тормыш юлында нинди иң төп вакыйганы билгеләп үтә алыр идең?

Кияүгә чыгу. Балалар туу. "Куңел" радиосында эшләү.

Кешедәге кайсы ике сыйфат синен өчен беренче урында?

Юмор хисе. Позитивлык.

Чынга ашкан һәм ашмаган хыялың?

Балалар туу. Чынга ашмаганнары - чынга ашкач!

Узеңнен холкыңны 3 сүз белән тасвирла...

Яхшы кунелле, мәрхәмәтле, кайвакыт үз сүзен бирмәүче.

Бәхет нидә?

Уземнең һәм якын кешеләремнең сәламэт булуы, гаиләдәге иминлек, куңел тынычлыгы, эчке гармония.


Шакирова Резеда Закир кызы - Яңалыклар бүлеге редакторы

Резеда Шакирова

Узган тормыш юлында нинди иң төп вакыйганы билгеләп утә алыр идең?

Мәктәпне тәмамлау. Гаилә кору. Әни булу.

Кешедәге кайсы ике сыйфат синең өчен беренче урында?

Намус һәм кешелеклелек.

Чынга ашкан һәм ашмаган хыялың?

Алла бирсә, барлык хыялларым да чынга ашар дип өметләнәм.

Узеңнең холкыңны 3 сүз белән тасвирла...

Кызу, туры сүзле, нечкә куңелле.

Бәхет нидә?

Уземнең хэм якыннарымның сау-сәламәт  булуында, балаларым өчен сөенеп яшәүдә.


Фатихова Зөһрә Мәвләви кызы - туры эфирда алып баручы

 Узган тормыш юлында нинди иң төп вакыйганы билгеләп утә алыр  идең?

Тормыш очраклы вакыйгалардан тора... Уфада очраклы гына радиога эшкә чакырулары... Чаллыга килү. "Куңел"дә эшли башлау.

Кешедәге кайсы сыйфатлар синең өчен беренче урында?

Намуслылык, кешелеклелек, оптимист булу.

Чынга ашкан һәм ашмаган хыялың?

Кешеләргә кирәкле булу. Чит теллэр өйрәнү.

Узеңнең холкыңны 3 сүз белән тасвирла...

Туры сүзле, ачык йөзле, кешелекле...

Бэхет нидә?

Бәхет - үземнең һәм якын кешеләремнең исән-сау булуында, күңел тынычлыгында.


Исмәгыйлева Альбина Муллаханҗәр кызы - музыкаль мөхәррир

Узган тормыш юлында нинди иң төп вакыйганы билгеләп утә алыр идең? 
Вакыйгалар төрле булды. Сау-сэламэт улым – төп вакыйга.
Кешедәге кайсы ике сыйфат синең өчен беренче урында? 
Тугрылык һәм эчкерсезлек.
Чынга ашкан һәм ашмаган хыялың? 
Чынга ашкан хыял – Һиндыстанны курдем, океанда йөздем. Чынга ашмаганнары бик куп эле.
Узеңнең холкыңны 3 сүз белән тасвирла…
Туры сүзле, эчкерсез.
Бәхет нидә? 
Бәхет – балаларда, аларның бәхетен күрүдә.

Хисматуллина Алинә Рөстәм кызы - туры эфирда алып баручы

Узган тормыш юлыңда нинди иң төп өч вакыйганы билгеләп үтә алыр иде

1994 нче ел – мин тудым (бу төп вакыйга!);

2014 нче елда – “Сабан туе гүзәле” исемен яуладым;

2015 нче елда карьерама көчле старт бирдем.

Кешедәге кайсы ике сыйфат синең өчен беренче урында?

Мин эчкерсез һәм туры сүзле кешеләргә өстенлек бирәм.

Чынга ашкан һәм ашмаган хыялың?

Чынга ашмаган хыялларым бик күп. Бүгенге көндә мин алар өстендә эшлим. Иң зур хыялым – бәхетле хатын-кыз булуда.

Ә чынга ашкан хыялларым – бүгенге көнгә ирешкәннәрем.

Үзеңнең холкыңны өч сүз белән тасвирла...                                                         

Йолдызнамә буенча мин Арыслан. Үземнең холкымны да аныкына охшатам: тыныч һәм шул ук вакытта кызу канлы, максатчан һәм түзем.

Бәхет нидә?

Бәхет – әти-әниең исән, аяк-кулың урынында, күрә алу-ишетү, торыр урының, ашар ашың булуда.


 Рината Бәшәрова - туры эфирда алып баручы

Узган тормышыңда нинди иң төп вакыйганы билгелэп үтә алыр  идең?

1. Университет тәмамлау;
2. Казан федераль университеты профкомынын “Алтын состав”ына керү.
3. “Күңел” радиосына эшкә урнашу.

Кешедәге кайсы ике сыйфат синен өчен беренче урында?

Гадилек. Әйткән сүзеңдә тору.

Чынга ашкан һәм ашмаган хыялың?

Радиода эшләү - балачак хыялы иде. Чынга ашты.
Чынга ашмаган хыял турында әйтмим, чынга ашса, белерсез.

Узеңнең холкыңны 3 сүз белән тасвирла...

Максатчан. Йомшак күңелле. Иҗатка гашыйк, хыялый.

 Бәхет нидә?

Бәхет ул – гаилә иминлегендэ.


Гатина Лилия Рәшит кызы - туры эфирда алып баручы

Узган тормышыңда нинди иң төп вакыйганы билгеләп утә алыр  идең?

Яраткан эшем бар. 2018 нче ел минем өчен бәхетле ел булып чыкты. Дипломлы булу.

Кешедәге кайсы ике сыйфат синең өчен беренче урында?

Гаделлек, әдәплелек.

Чынга ашкан һәм ашмаган хыялың?

Хыяллар күп, ин мөһиме сау-сәламәт булу.

Узеңнең холкыңны 3 сүз белән тасвирла...

Уземә бик таләпчән, кеше хәленә керүчән, ярдәмчел, гади.

Бәхет нидә?

Бәхет ул - әти-әниеңнең исән булуы, саулык, яраткан кешең һәм эшең булу.


Әгъләметдинов Райнур Фоат улы - туры эфирда алып баручы

Узган тормыш юлыңда нинди иң төп 3  вакыйганы билгелэп үтә алыр идең?

Туу, КГУга укырга керү, өйләнү.

Кешедәге кайсы ике сыйфат синең өчен беренче урында?

Кешелеклелек, намуслылык.

Чынга ашкан һәм ашмаган хыялың?

Журналистлыкка уку хыялы тормышка ашты, артист булуы әлегә менә ашмады.

Узеңнең холкыңны 3 сүз белән тасвирла...

Вакыты белән беркатлы, хыялый, кайчак җыйнаксыз 

Бәхет нидә?

Эшеңне хөрмәт итү билгеләрен сизгәндэ, сине яратсалар.


 Букин Алмаз Атлас улы - тавыш режиссёры

БукинУзган тормыш юлыңда нинди иң төп вакыйганы билгеләп үтә алыр  идең?

Оныклар туу.

Кешедәге кайсы ике сыйфат синең өчен беренче урында? 

Һөнәри осталык, кешеләр белән уртак тел табу.

Чынга ашкан һәм ашмаган хыялың?

Дөнья буйлап сәяхәт итү.

Үзеңнең холкыңны 3 сүз белән тасвирла...

Кызып китүчән, вакчыл, җүләр түгел.

Бәхет нидә?

Тормышны яратуда.


 Хаертдинов Алмаз Ринат улы туры эфирда алып баручы

Узган тормыш юлыңда нинди ин төп вакыйганы билгелэп үтә алыр  идең?

Институтны тәмамлау.

Кешедәге кайсы ике сыйфат синең өчен беренче урында?

Ачык күңеллелек, намуслылык.

Чынга ашкан һәм ашмаган хыялың?
Студент елларында исән-имин укуны бетереп чыгу иде, чынга ашмаганы: өйдә пингвин асрау.
Үзеңнең холкыңны 3 сүз белән тасвирла....
Иҗади, ашыгучан, вакыты-вакыты белән шаян да.
Бэхет нидэ?
Беләсеңме бәхет кайда?
Бәхет ул синдә, миндә.
Бәхет хәрбер караштан,
Тик җылы бөркелгәндә.
Бәхет ул бүген була,
Менә шушы минутта.
Син эзләмә ул бәхетне
Кичәдә,бүгенгедә.
Елмай бүген, елмай хәзер
Бәхетле бул, кайгырма.
Без бәхетне китерәбез,
Тик елмайган чагында.

Без социаль челтәрләрдә

Радио волны: Биектау: 100.2 FM; Буа: 102.3 FM; Мамадыш: 103.9 FM; Арча: 103.6 FM