Зифа Нагаева җырчы Гөлназ Асаевага шелтә белдерә

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА Яшь җырчы Гөлназ Асаева Инстаграм битендә “Китә кызлар” җырына тиздән клип чыгачагын язып калдырган. Әмма Гөлназ җырның авторын күрсәтмәгән. Танылган...

  •  Зифа Нагаева җырчы Гөлназ Асаевага шелтә белдерә
  • Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА

    Яшь җырчы Гөлназ Асаева Инстаграм битендә “Китә кызлар” җырына тиздән клип чыгачагын язып калдырган. Әмма Гөлназ җырның авторын күрсәтмәгән.

    Танылган шагыйрә һәм композитор Зифа НагаеваГөлназ Асаеваның аккаунтында “Гөлназ өчен бу җырны бик дулкынланып язган идем, Зифа апасын онытты ахрысы. Менә шулай җырлар оча, авторлар күләгәдәбез... Бәхет телим, Гөлназ, сиңа, иҗатта яңа балкышлар!!! Әнисенең нечкә күңеле ярдәмендә язылды бу җыр..! Лилиягә (Гөлназның әнисе, җырчы Лилия Биктимерова - авт.) рәхмәтем зур, бик күп җырларымны алар өчен бергә тудырдык!!!” - дип язып калдырган.

    Чыганак:Интертат.ру

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа