Җырчы Алсуга Россиянең атказанган артисты исеме бирелде

Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин указы белән танылган җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты Алсу Абрамовага (Сафина) Россия Федерациясенең атказанган артисты” исеме бирелде. Бу...

  • Җырчы Алсуга Россиянең атказанган артисты исеме бирелде
  • Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин указы белән танылган җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты Алсу Абрамовага (Сафина) Россия Федерациясенең атказанган артисты” исеме бирелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты яза.

    • Алсу Ралиф кызы Абрамова (кыз фамилиясе Сафина) 1983 елның 27 июнендә Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәрендә туган.

    • 11 җырдан торган «Алсу» дип исемләнгән беренче альбомын 1999 елда чыгарган. Ә беренче видеоклипы («Зимний сон» — «Кышкы төш») 1999 елның 1 февралендә дөнья күрә һәм тиз арада MTV каналында да күрсәтелә.

    • 2000 елның 13 маенда Швециядә узган «Евровидение-2000» Халыкара эстрада җырлары бәйгесендә II урын ала. Шул ук елда Татарстанның атказанган артисты исеменә ия була. 2010 елда Алсуга Татарстанның халык артисты исеме бирелә.

    Чыганак:Татар-информ

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа