Татар эстрадасы Мәскәүгә футбол ярышына бара
11-12 декабрь көнне Мәскәүдә артистлар арасында 1нче тапкыр Россиякүләм футбол ярышлары уза. Анда 16 төбәк катнашырга дәгъва кылган. Шулар арасында Татарстан данын яклап, татар артистлары ФК Артист...
11-12 декабрь көнне Мәскәүдә артистлар арасында 1нче тапкыр Россиякүләм футбол ярышлары уза. Анда 16 төбәк катнашырга дәгъва кылган. Шулар арасында Татарстан данын яклап, татар артистлары ФК Артист (Казан, Татарстан) командасы да катнаша.
Алар арасында: команданың оештыручысы «Айфара» төркеме солисты Алмаз Шәрифуллин, капитан-җырчы Илнар Ялалов, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, танылган эстрада жырчысы Фәрид Низамиев, Айрат Сафин һәм DJ Радик, шоумен Фәнил Вакказов, Игорь Дмитриев, Илшат Вакказов, Казан опера hәм балет артисты Якуп Галимов, Риназ Фазлыйәхмәтов, Венера Ганиева студенты Инсаф Бәдретдинов h.б. була.
Татарстан командасыннан тыш Россия эстрада йолдызлары “Старко” командасы, Санкт-Питербург, Башкортстан, Калмыкия, Чечен республикасы, Воронеж, Свердловск, Нижегородск, Омск, Ярославль, Мәскәү, Краснодар, Сборная Мира һәм Мәскәү диаспора командалары көч сынашачак.
5 декабрь көнне “Аргументы и факты” бинасында пресс-конференция һәм жеребьевка узды. Группалар түбәндәгечә: Футбол уйнау белән бергә 16 төбәк концерт номерлары да тәкъдим итәчәк. Бик зур бәйрәм көтелә. Россия йолдызларыннан бәйгедә Михаил Боярский, Дмитрий Маликов, Дмитрий Харатьян, Сергей Минаев, Денис Майданов, Uma2rman, Виктор Зинчук, Михаил Гребенщиков, Ираклий Пирцхалава, Илья Авербух һәм башкалар, шулай ук чит ил йолдызлары да катнашыр дип көтелә.
Финал уеннарыннан соң Россия командасына һәрбер төбәктән иң яхшы уенчыларны туплап, Олимпия җыелма командасы белән Гала матч узачак. Ахырда “Градский холл” залында зур концерт оештырыла. Барлык Мәскәү татарларын үзебезнең Татарстан командасы өчен җан атарга чакырабыз. 11-12 декабрь Спартак манежы. Башлана сәгать иртәнге 10да.
Чыганак:Матбугат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа