Салаватның әнисе: "Алты баламны да өйдә таптым"
Фото: "Инстаграм" Шушы көннәрдә Салават Фәтхетдиновның әнисенә 88 яшь тулды. Шул уңайдан "Шәһри Казан" бәхетле ана белән интервьюдан өзек китергән. - Алты бала әнисе мин, алтысын да өемдә та...
Фото: "Инстаграм"
Шушы көннәрдә Салават Фәтхетдиновның әнисенә 88 яшь тулды.
Шул уңайдан "Шәһри Казан" бәхетле ана белән интервьюдан өзек китергән.
- Алты бала әнисе мин, алтысын да өемдә таптым. Салаватның кендек әбисе Разыя исемле апа иде, ул хәзер мәрхүмә. Өйдә тапкач, нинди тән авырлыгы белән туганнарын да белмим. Әмма Салаватның эре икәне хәтердә калган, буе да зур гына иде.
Салават – өченче балам. Ике абыйсы булгач, өченчегә инде кыз булыр дип көткән идем. Әмма малай туганына бер дә үкенмим. Салаватым – иң зур терәгем, юанычым.
Кызганычка каршы, бүген алты баламның өчесе генә исән, өчесе - гүр ияләре. Балалар белән мәңгегә хушлашу җиңелдән булмады.
- Казанга кунакка йөрисезме?
- Соңгы арада кан басымым күтәрелә, юл йөрүе авыр. Ерак юл түгел, хәтта икенче урамдагы клубка концерт карарга да төшә алмыйм. Дару гына эчеп торам.
- Улыгыз еш шалтыратамы?
- Һәрвакыт шалтыратып хәлемне белешә, вакыты була калса – кайтып керә. Күчтәнәчен төяп алып кайта, акчасын мул итеп калдыра. “Инәй, тамак ачты, ашарга пешердеңме?” – дип кайтып керә ул. Бәрәңге ризыкларын бик ярата, шуны пешерәм. Шулпа салам, шәңге куям...
- Тәкълимә апа, балаларыгызның уңышларына куанып, бәхетле картлыкта яшим дип әйтә аласыз инде?
- Әлбәттә! Улым Рәфил дә бик булган, кызым Инзилә дә! Олы улымның баласы – Айдар Фәтхетдинов та сәхнәдә танылган шәхес. Аның белән дә бик горурланам. Интегеп яшәүләрем – артта, яшьлектә калды. Көн буе көтү көтә идем, ә төн буе алты балама ашарга эзләдем. Салават әле дә булса: “Әни, ничек син берүзең безне алтыбызны аякка бастырдың?” – дип шакката инде. Хәзер йортым да шәһәрдәгечә: газы бар, суы кергән. Салават шаккатмалы мунча салып бирде. Дөньям – шәп, Аллага шөкер!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа