Ришат Төхвәтуллин җырларының хокукларын яклау ысулын өйрәтте

Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин фикеренчә, җырның бөтен хокукларын да җырчы үзенә алырга тиеш. Бу хакта ул Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ризван Х...

  • Ришат Төхвәтуллин җырларының хокукларын яклау ысулын өйрәтте
  • Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин фикеренчә, җырның бөтен хокукларын да җырчы үзенә алырга тиеш. Бу хакта ул Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ризван Хәкимнең иҗат кичәсенә багышланган матбугат конференциясендә белдерде.

    “Мине “Тыңлачы, сандугач” җырын җырлаудан тыйдылар. Мин әлеге җырны күп башкардым. Бары шуны әйтәсем килә: хәзер аны тамашачылар тыңлый алмый. Бу очрактан соң җырларымның бөтен хокукларын үземнеке итәргә тырышам, чөнки башкача мөмкин түгел”, - ди җырчы.

    Ришат Төхвәтуллин Ризван Хәкимнең “Агым су” җырын башкара. “Ризван абыйга да җыр тулаем хокук ягыннан минеке булганда гына эшли алганымны аңлаттым. Ул да минем хәлгә керде. Әгәр дә мин җырны башкарам икән, ул җыр аркасында миндә проблемалар булырга тиеш түгел. Аны ничек һәм кайда җырлыйсым килсә, шулай һәм шунда җырлый алырга тиешмен”, - ди Ришат.

    Җырчы үзе эшләгән җыр аранжировкаларын Интернетка куя. “Халык җырны җырламаса, ул җырның яшәүдә мәгънәсе юк. Без җырларны халык өчен эшлибез. Миннән: “Җырларга ярыймы?” – дип сорыйлар. Җырның хокукы миндә булгач, мин рөхсәт итәм”, - дип сөйләде җырчы.

    Шулай ук Ришат татар сәхнәсендә яңгыраган җырларның мәгънәсе бетеп баруын әйтте. “Рус, чит ил эстрадасына күчеп барабыз. Радик Юльякшинга, мәсәлән, рус эстрадасы стиле килешә. Ә миңа коллегам стилендә җырлау, гомумән, килешми", - ди Ришат.

    Аның фикеренчә, Илһам Шакировның зур багажы безгә барып җиткән, ә без аны саклап кала алмыйбыз. "Хәтта композиторлар да заманча җыр яза башлады. Киләчәктә халык өч нотага гына риза булып яшәр микән?! Киләчәгебез өчен борчылам”, – ди җырчы.

    Чыганак:Татар-информ

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа