Котлыйбыз: Салават Миңнеханов белән Гүзәлем тәүге тапкыр әти-әни булды!

Бу көннең тагын бер куанычлы хәбәре: популяр җырчылар Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең беренче сабыйлары дөньяга аваз салган. Бу хакта җырчылар Инстаграммнарында хәбәр итә. Әлеге хәбәрләрдән аң...

  • Котлыйбыз: Салават Миңнеханов белән Гүзәлем тәүге тапкыр әти-әни булды!
  • Бу көннең тагын бер куанычлы хәбәре: популяр җырчылар Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең беренче сабыйлары дөньяга аваз салган.

    Бу хакта җырчылар Инстаграммнарында хәбәр итә.

    Әлеге хәбәрләрдән аңлашылганча, кыз балага бәхетле әти-әни Мәдинә дип исем сайлаган. Сабыйның авырлыгы - 3845 гр, буе - 56 см.    Яшь әти-әнине без дә ихластан тәбрик итәбез. Салават, Гүзәлем, кызыгыз сау-саләмәт, игелекле, бәхетле бала булып үссен.

    Чыганак: Шәһри Казан

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа