ИлСаф өйләнгән!

Татарстанның халык артисты ИлСаф (Илсур Сафин) Инстаграмында шушы фотосюрпризны урнаштырды. Җырчы 15 ел никахлашып торган хатыны белән мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән. Бер сүз белән әйткәндә: ИлС...

  • ИлСаф өйләнгән!
  • Татарстанның халык артисты ИлСаф (Илсур Сафин) Инстаграмында шушы фотосюрпризны урнаштырды. Җырчы 15 ел никахлашып торган хатыны белән мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән. Бер сүз белән әйткәндә: ИлСаф бүген өйләнгән!+

    "Зиләмә сабырлыгы, улларыбыз өчен рәхмәт! Исәнлек-саулыкта, бәхет-шатлык белән балаларыбызны тигезлектә үстерергә язсын" дип яза ул фото астында.

    ИлСаф белән Зилә ханымның уллары Җәмилгә – 11, Аязга – 3 яшь. Өлкәне спортны үз итә, йөзү белән шөгыльләнә. Кечкенәсе – балалар бакчасына йөри икән.

    Беренче хатыныннан булган кызы Энҗе хәзер үзе әни: ИлСафның кечкенә оныгы Сәфинә бар.

     Чыганак: Матбугат.ру

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа