Илдар Хәкимов опера җырчысы булып башлаганмы?

Фото: "Шәһри Казан" Бүген - Илдар Хәкимовның туган көне. Шул уңайдан "Шәһри Казан" җырчы турында кызыклы 9 факт тәкъдим иткән. Гаиләдә өч малай үскәннәр. Илдар - иң өлкәне. 6 яшеннән бирле җырлы...

  • Илдар Хәкимов опера җырчысы булып башлаганмы?
  • Фото: "Шәһри Казан"

    Бүген - Илдар Хәкимовның туган көне. Шул уңайдан "Шәһри Казан" җырчы турында кызыклы 9 факт тәкъдим иткән.
    Гаиләдә өч малай үскәннәр. Илдар - иң өлкәне.
    6 яшеннән бирле җырлый.
    Яраткан ризыгы - кыстыбый.
    Тәүге автомобиле - «Москвич».
    Чаңгы буенча өлкәннәр арасында икенче разрядны 9нчы сыйныфта укыганда ук үтәгән: 5 чакрым араны 12 минутта узган булган.
    Тәүге эш урыны - Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры.
    Гүзәлгә тәүге биргән бүләге - бала рәсеме төшкән открытка.
    Гүзәлгә «Бәбәем» дип эндәшә, Гүзәл аңа «Җаным» ди.
    Ул - Гүзәлнең барлык клипларының авторы, төшерүчесе һәм продюсеры.

    Чыганак:"Шәһри Казан","Кызыл таң"

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа