Гүзәлем кибет ачкан
Татар эстрадасында хәзер чын-чынлап бизнесвуман дип атардай кеше барлыкка килде. Салават Миңнехановның хатыны — Гүзәлем. Җырчы үз исеме белән атап, интернет кибет ачкан. Биредә төрле яулыклар, б...
Татар эстрадасында хәзер чын-чынлап бизнесвуман дип атардай кеше барлыкка килде. Салават Миңнехановның хатыны — Гүзәлем. Җырчы үз исеме белән атап, интернет кибет ачкан. Биредә төрле яулыклар, баш киемнәре, тюрбаннар сатылачак икән.+
Ләкин, кем белә бит, киләчәктә Гүзәлем белдерүенчә, өс киемнәре дә сатыла башларга мөмкин.
.jpg)
«Күп кенә тамашачыларга минем киенү рәвешем ошый — һәм алар яулык , тюрбаннарны кайдан алуым белән кызыксыналар иде. Мондый сораулар күбәйгәч — шундый идея туды. Дөрес, әлегә ул интернет кибет кенә. Ләкин киләчәктә кибетнең үзен дә ачарга планлаштырам», дип сөйләгән җырчы tmtv-onlineга.
.jpg)
Чыганак:Матбугат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа