Габделфәт Сафин җырчы булу өчен уку мәҗбүри түгел дигән фикердә

Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин фикеренчә, җырчы булу өчен укырга кирәкми. Бу хакта ул бүген “Татар-информ” оештырган матбугат конференциясендәәйтте. “Җырчыга уку дигән сүзтезмә бар. М...

  • Габделфәт Сафин җырчы булу өчен уку мәҗбүри түгел дигән фикердә
  • Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин фикеренчә, җырчы булу өчен укырга кирәкми. Бу хакта ул бүген “Татар-информ” оештырган матбугат конференциясендәәйтте.

    “Җырчыга уку дигән сүзтезмә бар. Минем күңелемә хас нәрсә түгел бу. Тукайны уятып: “Тукай, давай, тор. Монда шагыйрьләр академиясе ачылды. Син әле 300 генә шигырь язып киттең. Шунда укып чыксаң, гений буласың!” дисәләр. Ни үзгәрә? Андый шагыйрьләр институты юк бит. Кем шагыйрьгә укый – берәү дә. Художникка укытмыйлар. Бакый Урманче булу өчен дә укытмыйлар.

    Операга кирәк укырга – кирәк. Төрле инструментларда уйнау өчен музыкантларга кирәк. Җырчыга уку – минем өчен - чит, ни әйтергә дә белмим мин”, - диде җырчы.

    Габделфәт Сафин фикеренчә, җырга сәләт кешегә җан иңгәч тә билгеле була.

    Чыганак:Татар-информ

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа