Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей (Радик Юльякшин) БСТ каналының “Йолдызлы такси” ">тапшыруына интервьюсында үзен Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим итүгә бәйле сорауга җавап бирде.
“Радик, чын хәбәрме бу, юкмы, әллә безнең кебек кешеләр кабартып җибәргәнме, Тукай премиясен бирәләрме сиңа, юкмы?” - дип сорый алып баручы. “Мин үзем дә әйтә алмыйм. Бу хәбәр "Татнефть- Арена" сараенда булып узган концертымнан соң таралды. Сөйлиләр икән, димәк, әйбәт”, - ди Элвин Грей.
- Элвин Грей 1 декабрьдә "Татнефть-Арена" боз сараенда 9 меңнән артык тамашачы җыеп, концерт күрсәтте. Шуннан соң кайбер мәгълүмат чараларында җырчыга "Тукай премиясен бирергә кирәк" дигән хәбәрләр чыкты.
“Хәзерге вакытта Татарстанда һәм Башкортстанда төп проблема – телне саклау. Халык балаларның татар һәм башкорт телләрендә кушылып җырлаганнарын, үз теленнән оялмаганын күрде. Шуннан башланды дип уйлыйм. Халык концертларга килә икән, димәк, без дөрес юлда”, - дип ачыклык кертте җырчы.