Эльмира Сөләйманова: «Балалар миңа «бабуля» дип эндәшә»

Кичә УНИКС концертлар залында сезон ачылышына багышланган тамаша үтте. Җырчыларның саны бихисап иде, шуларның берсе - Чаллыдан килгән Эльмира Сөләйманова. - Сез әле гастрольләр...

  • Эльмира Сөләйманова: «Балалар миңа «бабуля» дип эндәшә»
  • Кичә УНИКС концертлар залында сезон ачылышына багышланган тамаша үтте. Җырчыларның саны бихисап иде, шуларның берсе - Чаллыдан килгән Эльмира Сөләйманова.

    - Сез әле гастрольләрдә. Ə балаларыгыз кем белән?
    - Ике әни белән. Кич ирем эштән кайткач - аның белән. Уңайлы: каенана да, әни дә якында гына яшиләр, шундук килеп җитәләр.

    - Əбиләре тәрбияләү дөрес буламы соң?
    - Дөрес, бик дөрес. Үзем балалар белән шулкадәр шөгыльлә алмыйм. Минем балам инде дүрт яшендә вундеркинд: хәрефләрен дә, инглизчәсен дә белә! Шаккатам! Ə мин айга 1-2 тапкыр яннарына кайтып киләм дә, күп вакытым гастрольдә үтә. Язмышым шул. Тормыштагы иң зур үкенечем - балаларны үзем тәрбияли алмавым.

    - Бераз ял алып, балаларыгыз белән вакыт уздырасыгыз килмиме?
    - Җәй ике атна диңгездә булдык. Сентябрь башында да бераз өйдә булдым. Шулай да быел өйдә күбрәк утырылды әле. Алар әбиләренә ияләшкәч, миңа да хәзер «Бабуля» дип эндәшәләр.

    - Дәү әниләрен русча атыйлармы?
    - Əйе, ирем рус бит. Балаларның исемнәре дә - Диана һәм Артем. Улыма бик тә Эмиль куштырасы килгән иде, әмма йөкле чакта аш-су бүлмәсенә гарнитур җыярга пошмас Эмиль исемле ир-ат килде дә, шуннан соң ирем: «Эмильләрнең йортыма бүтән керәсе булмасын!» - диде. Шуннан тиз арада Артем исемен уйладык. Татар исемнәре түгел инде, нишлисең?! Татар исеме белән «Дмитриевна» дип тә йөреп булмас иде. Эш исемдә түгел, бәхетләре генә булсын!

    Чыганак:Шэхри Казан

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа