Татарстанда ОРВИ арту сәбәпле хастаханәләрдә битлек режимы кертәләр
Татарстанда сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хастаханәләрдә битлек режимы кертелүен хәбәр итте. Чараның сәбәбе – республикада ОРВИ белән авыручылар саны арту.
Татарстанда сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев республика хастаханәләрендә битлек режимы кертелүе турында хәбәр итте. Моның сәбәбе – ОРВИ белән авыручылар саны арту.
«Аңлавыгызны сорыйбыз – бу безнең пациентларның йогышлы авырулардан саклау өчен кирәк. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда гриппка каршы вакцинация дәвам итә. Эпидемия бусагасына җиткәнче, сез үзегезне һәм якыннарыгызны яклый аласыз», – дип мөрәҗәгать итте министр халыкка.
Әлеге вакытта гриппка каршы вакцинация республика буйлап дәвам итә. Гражданнарны сәламәтлек турында кайгыртырга һәм профилактик чараларга игътибар бирергә чакыралар.
Материалның тулысы: Татар-информ
Следите за самым важным в Telegram-канале «Күңел радиосы» и канале в MAX. Слушайте 92,6 FM.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа