Татарстан мәчетләрендә Коръән укырга өйрәнү курслары башлана
Татарстан мәчетләрендә Рамазанга кадәр Коръән укырга өйрәтү курслары башлана. Дәресләр 1 декабрьдән 2027 елның 7 февраленә кадәр узачак, барлык теләүчеләр өчен ирекле.
Рамазан-шәриф ае башланырга ике ай кала Татарстан мәчетләрендә барлык теләүчеләр өчен Коръән укырга өйрәтү курслары башлана. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Дәресләр программасы Татарстан мөфтияте һәм Казан ислам университетының Госман ибн Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан әзерләнгән. Курслар 2026 елның 1 декабреннән башлап 2027 елның 7 февраленә, ягъни Рамазан аена кадәр алып барылачак.
Дәресләр Казанның «Рәшидә», «Гаилә», «Әниләр», «Ал таң», «Иман нуры», «Казан нуры», «Әхмәдзәки», «Нурислам», «Ризван», «Рауза», «Рамазан» мәчетләрендә, Питрәч районы Яңа Шигали авылындагы мәчеттә һәм Мамадыш мәдрәсәсендә узачак. Апанай мәдрәсәсенең тарихи бинасында хатын-кызлар өчен аерым төркемнәр оештырылачак.
Атнасына ике тапкыр әзерлекле белгечләр гарәп алфавитын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәтәчәк. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат тапшырыла. Рамазан ае Коръән иңә башлаган ай булганлыктан, аны Коръән укып үткәрү кабул ителгән.
Материалның тулысы: Татар-информ
Следите за самым важным в Telegram-канале «Күңел радиосы» и канале в MAX. Слушайте 92,6 FM.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа