Милли китапханәдә Камил Мотыйгыйга багышланган концерт узачак

28 ноябрьдә Татарстан Милли китапханәсендә «Jadidfest» фестивале кысаларында Камил Мотыйгыйга багышланган концерт узачак. Татар профессиональ эстрадасына нигез салучының әсәрләрен бүгенге башкаручылар яңгыратачак. Үткән гасыр көйләре бүгенге сәхнәдә яңа сулыш алачак.

28 ноябрьдә сәгать 19:00 дә Татарстан Милли китапханәсендә «Jadidfest» фестивале кысаларында «Камил Мотыйгыйга багышлау» концерты узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы хәбәр итте.

Камил Мотыйгый — татар профессиональ эстрадасына нигез салучыларның берсе, Тукай чордашы, күпсанлы җырлар һәм музыкаль язмалар авторы. Аның иҗаты татар музыкасы тарихында аерым урын алып тора.

Фестиваль кысаларында музыкантның бай мирасын хәзерге заман башкаручылары яңгыратачак: үткән гасыр көйләре бүгенге сәхнәдә яңа сулыш алачак.

Материалның тулысы: Татар-информ

Следите за самым важным в Telegram-канале «Күңел радиосы» и канале в MAX. Слушайте 92,6 FM.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа