Казахстан язучылары Татарстан Язучылар берлеге кунаклары булды
Казахстанның билгеле язучылары Җәди Шәкенулы һәм Толкын Аканулы Казанда Татарстан Язучылар берлеге кунаклары булды. Аларны берлек рәисе Ркаил Зәйдулла үзе кабул итте. Әңгәмәдә ике халык әдәбиятын якынайтырга тиеш уртак проектлар турында да сөйләштеләр.
Казахстанның билгеле язучылары Җәди Шәкенулы һәм Толкын Аканулы Татарстан Язучылар берлегендә кунакта булды. Оешма рәисе Ркаил Зәйдулла кунакларны шәхсән кабул итте.
Кунакларга «Язучы» нәшриятында чыккан китаплар бүләк итеп тапшырылды. Әңгәмә вакытында татар һәм казах әдәбиятлары арасындагы багланышлар турында сөйләштеләр.
Шулай ук киләчәктә гамәлгә ашырыласы уртак проектлар турында фикер алыштылар. Ике халык язучыларының үзара хезмәттәшлеге дәвам итәргә мөмкин, дип хәбәр итә берлек матбугат хезмәте.
Следите за самым важным в Telegram-канале «Күңел радиосы» и канале в MAX. Слушайте 92,6 FM.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа