Дроннар белән көрәш: Татарстан аучылары янә СВО сугышчыларына ярдәм күрсәттеләр

Республика аучылары сугышчыларга мылтык җибәрделәр.

Чираттагы мылтык партиясен Татарстанның биоресурслар буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм битараф булмаган аучылар «Za мирное небо» хәйрия фонды «оештырган сугышчыларга мылтык һәм сугыш кирәк-яракларын корбан ит акциясе» кысаларында тапшырдылар.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, дроннарның даими куркынычы аркасында безнең сугышчыларга ау мылтыклары бик кирәк. Алар техниканы һәм сугышчыларның гына түгел, тыныч халыкның гомерен саклап калырга ярдәм итеп, алар белән көрәшүнең бик нәтиҗәле чарасы булып санала.

Коралларын корбан итәргә теләүче гражданнар Росгвардиянең ЛРР район бүлекчәләренең теләсә кайсысына мөрәҗәгать итә ала. Ведомство белгечләре процедураны аңлатачак һәм кирәкле документларны төзергә ярдәм итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2 сентябрьдән Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән хәрби хезмәткә контракт төзегән барлык кешеләр бер мәртәбә 2 млн сум алачак. Тулырак мәгълүмат 8 (800) 222-59-00 телефоны буенча һәм сайтта — heroes-tatarstan.ru СВО пров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Без социаль челтәрләрдә

Радио волны: Биектау: 100.2 FM; Буа: 102.3 FM; Мамадыш: 103.9 FM; Арча: 103.6 FM