Алабугада II Республика курайчылар фестиваль-конкурсында 150дән артык башкаручы катнашты
Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә II Республика курайчылар фестиваль-конкурсы узды. Аңа Татарстанның төрле районнарыннан 150дән артык башкаручы җыелган.
Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә II Республика курайчылар фестиваль-конкурсы узды. Тантаналы өлештән соң конкурс программасы башланган: катнашучылар курайда уйнау осталыкларын күрсәткән, жюри аларның башкару техникасын һәм сәхнәдә үзләрен тоту осталыгын бәяләгән. Татарстанның төрле районнарыннан 150дән артык башкаручы җыелган.
Конкурсның төп максаты — курай кебек традицион уен коралын популярлаштыру, яшь башкаручыларны ачыклау һәм халык музыкаль мирасын саклау. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, фестиваль-конкурс елдан-ел киңәя һәм халык уен коралын яратучы яшьләрне берләштерә. Җиңүчеләргә һәм призерларга махсус дипломнар һәм бүләкләр тапшырылган.
Фестиваль Габдулла Тукай сүзләренә язылган «И, туган тел» җырын күмәк башкару белән тәмамланган.
Материалның тулысы: Татар-информ
Следите за самым важным в Telegram-канале «Күңел радиосы» и канале в MAX. Слушайте 92,6 FM.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа