🎶 Урта Әләзән авылында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган концерт узды
Городище районының Урта Әләзән авылы мәдәният йортында бәйрәм концертында авыл халкын, медицина хезмәткәрләрен һәм педагогларны бүләкләделәр.

Пенза өлкәсенең Городище районы Урта Әләзән авылы мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы бәйрәм концерты узды. Бәйрәмне Пенза өлкәсенең Городище районы татарлары автономиясе оештырды.
Авыл халкын бәйрәм белән котларга мактаулы кунаклар килгән: Городище районы администрациясе башлыгы урынбасары Марина Лященко, Урта Әләзән авыл җирлеге администрациясе башлыгы Юсеф Куряев, Городище районының җирле татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Абдулхак Будяшкин һәм башкалар. Кунаклар чыгышларында бердәмлекнең мөһимлеге, төрле халыкларның гореф-гадәтләренә хөрмәт күрсәтү турында, шулай ук һәр кешенең туган авылы һәм районы тормышына керткән өлешенең зур әһәмияткә ия булуы хакында сөйләде.
Концертта өлкә һәм район тормышын яхшыртуга көн саен өлеш кертүчеләрне – авыл җирлеге халкын, медицина хезмәткәрләрен һәм педагогларны хөрмәтләделәр. Аларга хезмәтләре, битараф булмаулары һәм үз эшләренә тугры булулары өчен рәхмәт белдерделәр һәм лаеклы бүләкләр тапшырдылар.
Городище районының җирле татар милли-мәдәни автономиясе районның иң алдынгы хезмәткәрләренә намуслы хезмәт, актив тормыш позициясе, туган якны үстерү һәм төзекләндерүгә керткән шәхси өлешләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүчеләргә аерым игътибар бирелде: аларга тырыш хезмәтләре өчен медальләр тапшырылды.
Следите за самым важным в Telegram-канале «Күңел радиосы» и канале в MAX. Слушайте 92,6 FM.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа