🎶 Сара Садыйкованың 120 еллыгына Мәскәүдә концерт узды

Күренекле актриса, җырчы һәм композиторның тууына 120 ел тулу Мәскәү татар мәдәният үзәгендә зур концерт белән билгеләнде.

🎶 Сара Садыйкованың 120 еллыгына Мәскәүдә концерт узды

Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә күренекле актриса, җырчы һәм композитор Сара Садыйкованың тууына 120 ел тулуга багышланган «Татар җыры сине юксына…» дип аталган концерт узды. Татарстанның танылган һәм яшь артистлары кайчандыр Сара Садыйкова үзе дә чыгыш ясаган татар мәдәни үзәге сәхнәсендә аның музыкасына танылган җырлар башкардылар.

Концертны оештыруда төп рольне композиторның кызы Әлфия Газиз кызы Айдарская уйнады. Ул иҗат төркеме белән бергә әнисенең туган көнендә бер көнгә Казаннан Мәскәүгә килде. Әлфия апага быел 101 яшь тулды.

Кичәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин ачып җибәрде. Үзенең чыгышында ул Әлфия Газиз кызына аерым игътибар бирде: «Мин тормышта күпне күрдем, әмма гомер буе әти-әнисенә шундый хөрмәт һәм ярату белән караган, алар истәлегенә кичәләр үткәргән кешене мин бүтән белмим», дип ассызыклады ул.

Концерт программасында Татарстан Республикасының халык артистлары Миңгол Галиев һәм башка танылган башкаручылар чыгыш ясады. Кичә Сара Садыйкованың мурасын хөрмәтләү һәм татар җырын саклау чарасы буларак истә калды.

Безнең каналлар: Telegram · MAX

Следите за самым важным в Telegram-канале «Күңел радиосы» и канале в MAX. Слушайте 92,6 FM.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа