🎤 Миләүшә Хәбетдинова: Мөдәррис Әгъләм сәхнә кануннарын яхшы аңлаучы шагыйрьләрнең берсе иде

Әдәбият галиме Мөдәррис Әгъләмгә багышланган кичәдә шагыйрьнең сәхнәне тою сәләте һәм 1996 елдагы юбилейның ничек оештырылуы турында сөйләде.

🎤 Миләүшә Хәбетдинова: Мөдәррис Әгъләм сәхнә кануннарын яхшы аңлаучы шагыйрьләрнең берсе иде

Мөдәррис Әгъләмнең иҗатына багышланган кичәдә татар әдәбияты галиме Миләүшә Хәбетдинова шагыйрьнең сәхнә кануннарын яхшы аңлаучы сирәк иҗатчыларның берсе булуы турында сөйләде. Очрашу юбилейлар үткәрү тәртибенә багышланган сөйләшү кысасында барды. Әдәбият белгече фикеренчә, сәнгатькә яки әдәбиятка кагылышы булган һәркем диярлек сәхнә түрендә юбилеен үткәрә, һәм бу гадәти хәлгә әйләнгән.

СССР чорында юбилей даталарының тәртибе биш карар нигезендә биш тапкыр үзгәргән. Һәр чорның үзенчәлекләре булса да, уртак үзенчәлекләр дә җитәрлек: дини элементны юкка чыгару, сәяси өлеш кертү, күрсәтмә агитация куллану, медаль-орденнар тарату. Юбилейга әзерләнгәндә нәкъ менә шушы документлар нигез итеп алынган.

1996 елда Мөдәррис Әгъләмнең 50 яшьлегенә багышланган кичә бу практиканы туктаткан. Чара яңалыгы белән таң калдырган: язучы кичәсен үткәрү өчен танылган сценаристлар да, режиссерлар да таләп ителмәгән. Шагыйрь заманында Чаллы театрында режиссер ярдәмчесе булып эшләгән, шуңа күрә сәхнә кануннарын тирән тоя белгән.

Сценарийны төзү иҗатына мөкиббән булган Рәмис Аймәткә тапшырылган, чөнки юбилярны сәхнәдән бөтен барлыгында күрсәтү өчен аның иҗатын да, шәхесен дә белү зарур иде. Кичә шагыйрьнең мәгълүм шигырь юлы белән «Еракка китеп кара...» дип аталган. Аның максаты — шагыйрь иҗаты аша милләтнең үткәнен һәм бүгенгесен күрсәтү, киләчәккә күз төшерү булган.

Шулай ук укыгыз

Безнең каналлар: Telegram · MAX

Следите за самым важным в Telegram-канале «Күңел радиосы» и канале в MAX. Слушайте 92,6 FM.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа