🎙 «Каз өмәсе» Казанның Иске Татар бистәсендә: фольклор ансамбле һәм гармунчылар чыгышы
Казанда Иске Татар бистәсендә татар халкының борынгы йоласына нигезләнгән «Каз өмәсе» бәйрәме узачак.

Казанда Иске Татар бистәсендә 5 ноябрьдә татар халкының милли бәйрәме – «Каз өмәсе» уза. Чара милли гореф-гадәтләрне һәм кунакчыллык мәдәниятен саклауга багышлана. Бәйрәм программасы иртәнге сәгать 11:00 дә Иске Татар бистәсенең берьюлы берничә мәйданчыгында гөрләячәк.
Үзәк сәхнә Тинчурин театры янында, Кабан күле буенда урнашачак. Аерым кызыклы чаралар «Гусь», «Татарская усадьба» һәм «Татар» рестораннарының ишегалларында һәм мәйданчыкларында оештырылачак.
Бәйрәмнең иң зур вакыйгасы – каз юу йоласын сәхнәләштерелгән тамаша аша күрсәтү. Театр янындагы мәйданчыкта кунаклар бу борынгы йоланың бөтен нечкәлекләрен үз күзләре белән күрәчәк. Куелышта «Риваять» этно-фольклор ансамбле, ишеткән һәркемне биетә торган гармунчылар катнашачак, чараны оста алып баручы җанландырачак.
«Каз өмәсе» – казларны күмәкләп эшкәртүгә багышланган борынгы татар йоласы. Элек-электән ул туганнарны һәм күршеләрне берләштергән: эшне моңлы җырлар, шаяртулар, сөйләшүләр белән алып барганнар һәм уртак табын белән йомгаклап куйганнар. Бүгенге көндә бу бәйрәм яңа буынны татар халкының күркәм гадәтләре белән таныштырырга ярдәм итә.
Казанлыларга һәм шәһәр кунакларына каз өмәсенең серләре, аңа бәйле гореф-гадәтләр – әйтелә торган махсус теләк-сүзләр, сынамышлар, җырлар һәм им-томнар турында сөйләячәкләр.
Следите за самым важным в Telegram-канале «Күңел радиосы» и канале в MAX. Слушайте 92,6 FM.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа