Елена Jaya һәм Гөлназ Шакирова рус-татар дуслыгы турында «Казан» клибын тәкъдим итте

Җырчы Елена Jaya һәм Дышать псевдонимы белән чыгыш ясаучы Гөлназ Шакирова русча-татарча уртак җыр һәм «Казан» клибын тәкъдим итте. Композиция «Музыка народов» проекты кысаларында ике халык дуслыгына багышланган.

  • Елена Jaya һәм Гөлназ Шакирова рус-татар дуслыгы турында «Казан» клибын тәкъдим итте
  • Елена Jaya һәм Дышать псевдонимы белән чыгыш ясаучы Гөлназ Шакирова уртак җыр һәм клип тәкъдим итте. Премьера 13 ноябрьдә узган, рус һәм татар телләрендә язылган композиция ике халык дуслыгына багышланган.

    Җыр «Музыка народов» музыкаль проектының дәвамы булып тора. Бу цикл кысаларында Елена Jaya Россия төбәкләре буйлап сәяхәт итә һәм төрле халыкларның мәдәни мирасын чагылдырган җырлар иҗат итә. Элегрәк Алтай, Ростов-Дон, Бурятия һәм Якутиягә багышланган әсәрләр чыккан иде.

    «Казан» клибының сюжеты татар-рус туй мәҗлесе тирәсендә төзелгән. Кияү белән кәләш образлары, бәйрәм ризыклары, биюләр һәм туй традицияләре аша иҗатчылар ике мәдәниятнең үзенчәлекләрен һәм аларның бердәмлеген күрсәтә.

    «Бу җырда без татарлар һәм руслар арасындагы күпьеллык уртак дуслык турында сөйләргә теләдек. Татарларда «казан» — дуслык, кунакчыллык һәм өйдәге җылылык символы», — дип билгели Елена Jaya.

    Материалның тулысы: «Татар-информ»

    Следите за самым важным в Telegram-канале «Күңел радиосы» и канале в MAX. Слушайте 92,6 FM.

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа