Дания Нуруллинаны Камал театры юбилее белән «Чын-чын әйтәмен» җыры белән котлаган

Камал театры коллективы сәхнәдәше Дания Нуруллинага 60 еллык иҗат юбилее уңаеннан көтелмәгән бәйрәм ясаган.

Дания Нуруллинаны Камал театры юбилее белән «Чын-чын әйтәмен» җыры белән котлаган

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективы Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Дания Нуруллинаны зур юбилее белән котлаган. Бәйрәм театр фойесында узган, анда актрисаны «Чын-чын әйтәмен» җыры һәм бәйрәм торты белән каршылаганнар.

Сәхнәдәш дуслары Дания Нуруллинага күп матур сүзләр һәм җылы кочаклар бүләк иткән. Җылы видеокадрлар театрның социаль челтәрдәге сәхифәсендә бүлешелә.

Актриса сюрприз өчен коллегаларына зур рәхмәт белдергән. «Рәхәтләр яусын, җаныкайларым! Шундый зур бәйрәм ясагансыз. Мин болай ук көтмәгән идем. Барыгызга да сәламәтлек телим. Озын-озак бер сәхнәдә эшләргә насыйп булсын», – дигән ул.

Дания Нуруллина 60 ел буе театр белән бергә булуын искә төшергән һәм тагын 60 ел бергә булырга язсын дип теләгән. «Исән булганда уйныйсы да, көләсе дә, җырлыйсы да, яратасы да килә. Тормышны яратып, булганына шөкер итеп яшәргә кирәк», – дигән ул коллегаларына.

Актриса театрга иҗат үсешен, рольләрнең артуын һәм сәхнәнең гөрләп яшәвен теләгән. «Булганына мең шөкер, Ходайга рәхмәтлемен. Чын күңелдән әйтәм: исән генә булыйк», – дип төгәлләгән ул сүзен.

Шулай ук укыгыз

Следите за самым важным в Telegram-канале «Күңел радиосы» и канале в MAX. Слушайте 92,6 FM.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа