🎤 Анзор Нәбиуллин X-Factor Uzbekistan проектында катнашкан
Татарстан эстрада җырчысы һәм мюзикл артисты Анзор Нәбиуллин Ташкентта төшерелгән X-Factor Uzbekistan телепроектында чыгыш ясаган.

Татарстан эстрада җырчысы, мюзикллар артисты һәм Петербург опереттасының элекке чакырылган солисты Анзор Нәбиуллин X-Factor Uzbekistan музыкаль телепроектында катнашкан. Проект Ташкентта төшерелгән.
Беренче этапта артист төрек телендә «Гарәп төне» җырының үзенчәлекле версиясен башкарган һәм жюри әгъзаларының дүртесеннән дә уңай бәя алып, киләсе турга үткән.
Анзор сүзләренчә, Үзбәкстандагы X-Factor проектында катнашу аның күңелендә бик җылы хисләр калдырган. Оештыручылар, башка катнашучылар һәм жюри әгъзалары артистка – барысы да бик ачык булган. Төшерү дустанә мохиттә узган, ә Ташкентка сәфәр үзе үк кызыклы иҗади тәҗрибәгә әверелгән. «Мин X-Factor проектына җиңү яулау максатыннан түгел, ә иң беренче чиратта катнашу, яңа эмоцияләр алу өчен килдем. Мин инде күп еллар профессиональ рәвештә музыка белән шөгыльләнәм, сәхнәдә чыгыш ясыйм, театр һәм концертларда катнашам. Миңа яңа иҗади мохиткә эләгү, хезмәттәшләр белән танышу, зур халыкара телевизион шоуның атмосферасын тою кызык иде. Һәм мин бу сәфәрдән чын мәгънәсендә канәгатьлек алдым», – ди артист.
«Мондый зур сәхнәдә Татарстанны тәкъдим итү минем өчен бик дулкынландыргыч та булды. Оештыручыларга, тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына игътибарлары, ихлас һәм дустанә мөнәсәбәтләре өчен рәхмәтлемен. Ташкент минем күңелемдә иң якты хатирәләр белән истә калды», – диде ул.
Күңел радиосында 92,6 FM ешлыгында тыңлагыз. Безнең канал: https://t.me/kunel_radio һәм https://max.ru/kunelradio
Следите за самым важным в Telegram-канале «Күңел радиосы» и канале в MAX. Слушайте 92,6 FM.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа