Яңа штраф

Түләүле юллар аша узганда түләү тәртибен үтәмәгән өчен штрафлар кертергә тәкъдим итәләр

Татарстанда түләүле юллар аша узганда түләү тәртибен үтәмәгән өчен штрафлар кертергә тәкъдим итәләр. Тиешле закон проекты ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитетына карауга кертелде. Штраф күләме гражданнар өчен 2 мең сум һәм юридик затлар өчен 10 мең сум тәшкил итәчәк. Хәзер ТР административ хокук бозулар турында кодексында мондый җаваплылыкны җайга сала торган норма юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Вы оставили реакцию!

Комментарийлар