Татарстанлылар Россия мәгариф министрына ата-аналар җыелышында сораулар бирә ала

Россия Мәгариф министрлыгы ата-аналар һәм укучыларның сорауларын кабул итә, аларга ведомство башлыгы Сергей Кравцов Гомумроссия ата-аналар җыелышы вакытында җавап бирәчәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм ф...

Россия Мәгариф министрлыгы ата-аналар һәм укучыларның сорауларын кабул итә, аларга ведомство башлыгы Сергей Кравцов Гомумроссия ата-аналар җыелышы вакытында җавап бирәчәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Ел саен үткәрелә торган гомумроссия чарасы 28 августта узачак. «Мәгариф министрлыгы башлыгы белән аралашу онлайн-трансляция ярдәмендә илнең төрле төбәкләреннән турыдан-туры тоташтырып, диалог форматында узачак», - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Министрга сорауларны Россия Мәгариф министрлыгы сайтында махсус сервис аша, Илкүләм ата-аналар ассоциациясе сайты аша җибәрергә, шулай ук ведомствоның социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында калдырырга мөмкин.

Мөрәҗәгатьләр 22 августка кадәр кабул ителә.

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Без социаль челтәрләрдә

Радио волны: Биектау: 100.2 FM; Буа: 102.3 FM; Мамадыш: 103.9 FM; Арча: 103.6 FM