«Күңел» радиосы да игелекле гамәлләр акциясенә кушыла.

Бу көннәрдә бик күп аналар газиз балаларын, дистәләгән хатын-кыз сөекле ирләрен, балаларыбыз яраткан әтиләрен хәрби операциягә озатты. Бу хәлләр барыбызны да уйга калдырды. Үткәннәрне тагын бер кат хә...

Бу көннәрдә бик күп аналар газиз балаларын, дистәләгән хатын-кыз сөекле ирләрен, балаларыбыз яраткан әтиләрен хәрби операциягә озатты. Бу хәлләр барыбызны да уйга калдырды. Үткәннәрне тагын бер кат хәтердә яңартып, бүгенге тормышыбыз белән чагыштырдык. Рәхәт яшәгәнбез икән! Әби-бабаларыбызның бик еш әйтә торган дөньялар гына имин булсын дигән сүзләре искә төште. Нинди генә зур сынаулар аша үтсәләр дә алар сынмаганнар бит, сынатмаганнар. Без дә бабаларыбыз үрнәгендә авырлыкларга бирешмәскә, яшәргә, тормышны дәвам итәргә, күңелебезне төшермәскә тиешбез.
Без «Күңел» радиосы хезмәткәрләре дә башкаладагы концертыбызны үткәрергәме, юкмы дип икеләнеп калдык. Ә бит безнең бурычыбыз миллионлаган тыңлаучыларыбызга яхшы кәеф бүләк итү, җырлар аша киләчәккә өмет уяту. Дәһшәтле сугыш елларында да әби-бабаларыбыз нәкъ менә җырлардан яшәргә көч алган. Тыңлаучыларыбызның да сүзенә колак салып, Казандагы концертыбызны кичектермәскә булдык. Хәрби хезмәткә киткән газизләребез дә безнең моңсуланып утыруыбызны теләми бит!
Хөрмәтле тамашачыларыбыз, радиотыңлаучыларыбыз, «Безнең яшьлек җырлары» дип аталган программабызны сезнең өчен һәм хәрби бурычларын үтәргә киткән егетләребез өчен дә эшлибез. Концерттан кергән акчаның бер өлешенә ир-егетләргә кирәк-яраклар, җылы киемнәр алуга тотачакбыз дигән карар кылдык. Иманыбыз камил, безнең чын күңелдән эшләгән бу изге гамәлләр Аллаһының ризалыгы белән батырларыбызга барып ирешер, күңелләрен җылытыр, исән-сау әйләнеп кайтырга көч бирер.
Концертта инде онытылып барган, татар музыка сәнгатенең алтын фондына кергән 80нче, 90нчы елларда популяр булган хитлар яңгыраячак. Әлеге җырлар безне яшьлеккә, гамьсез чакларга алып кайтыр. Үткәннең һәр мизгеле кадерле бит аның!
Хөрмәтле тамашачыларыбыз, сезне 23 октябрь көнне 17:00 сәгатьтә башкалабызның «Уникс» залында көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Без социаль челтәрләрдә

Радио волны: Биектау: 100.2 FM; Буа: 102.3 FM; Мамадыш: 103.9 FM; Арча: 103.6 FM