Угур Йылмаз: Идел буе төбәкләренең яшь артистларына Төркиядә чыгыш ясарга ярдәм итәбез
Казанда Төркия Республикасы төзелүнең 103 еллыгы уңаеннан узган тантаналы кабул итүдә башконсул Идел буе яшь артистларын Төркия сәхнәләренә чыгару турында сөйләде.

Төркиянең Казандагы Баш консулы Угур Йылмаз Казанда Идел буе төбәкләреннән булган яшь талантлы артистларга Төркиядә чыгыш ясарга һәм халыкара мәйданчыкларга чыгарга ярдәм итәчәкләрен белдерде. Бу хакта ул Төркия Республикасы төзелүнең 103 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантаналы кабул итү чарасында сөйләде.
Аның әйтүенчә, әлеге ярдәм барлык консуллык округын – Татарстан, Чувашия, Марий Эл, Мордовия, Башкортстан һәм Самара өлкәсен үз эченә ала. Бу башконсуллыкның мәдәни дипломатиясенең төп юнәлешләренең берсенә әверелгән.
«Идел буе төбәкләренең яшь һәм талантлы артистларына ярдәм итеп, аларга Төркия сәхнәләрендә чыгыш ясау мөмкинлеге бирүебез һәм халыкара мәйданчыкларга чыгарга булышуыбыз белән аеруча горурланабыз. Без бу эшне дәвам итәргә омтылабыз», – диде Угур Йылмаз.
Ул өстәгәнчә, соңгы елларда консуллык төбәктә беркадәр мәдәни чара оештырган – Төркия классик музыкасы концертларыннан һәм каллиграфлар күргәзмәләреннән башлап кулинария фестивальләренә һәм кино күрсәтүләренә кадәр. Бу вакыйгалар ике халык арасындагы тирән тамырлы элемтәләрнең көчле һәм бай булуын тагын бер тапкыр күрсәтте.
Шулай ук укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа