София Гобәйдуллина хөрмәтенә уздырылган концерт балалар хосписы өчен 3,7 млн сум җыйган
Мәскәүдә татар композиторының 95 еллыгы уңаеннан узган хәйрия концерты Казан балалар хосписына ярдәм итте.

Мәскәүдә РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының зур залында тууына 95 ел тулган София Гобәйдуллина истәлегенә «Материя һәм рух арасында» хәйрия концерты узды. Концертны Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге оештырды. Чара композиторның юбилеена багышланган иде.
Билет сатудан җыелган барлык акчалар һәм хәйрия кертемнәре – барлыгы 3 722 700 сум – Анжела Вавилова исемендәге балаларга ярдәм итү төбәк иҗтимагый фондына тапшырылды. Бу акча Казан балалар хосписына ярдәм йөзеннән бирелде. Вәкаләтле вәкиллек берничә ел бу фондка ярдәм итүгә юнәлдерелгән мәдәни-хәйрия чаралары уздыра, төп ярдәмне традицион рәвештә хәйриячеләр күрсәтә.
Бу юлы Руслан Баязитов, Камил Гәрәев, Ильяз Мөслимов, Рөстәм Мәһдиев, Александр Ручьев, Рафаэль Фаизов, Сәрдар Умалатов һәм Феликс Җамалиев зур ярдәм күрсәттеләр.
Тамашачыларга сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы вице-премьеры – Тулы вәкаләтле вәкил Равил Әхмәтшин, Финанс университеты президенты һәм фәнни җитәкчесе Мөхәдин Эскиндаров, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Камил Исхаков, София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге директоры Ләйлә Гарифуллина мөрәҗәгать иттеләр. Чарада Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе дә катнашты.
Шулай ук укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа