Ришат Төхвәтуллин Нурлаттагы концертында кечкенә тамашачысының йөрәген яулады

Җырчы Ришат Төхвәтуллинның Нурлаттагы концертында сәхнәгә күтәрелгән кечкенә кызчык аның микрофонын алып, аңа кушылып җырлаган.

Ришат Төхвәтуллин Нурлаттагы концертында кечкенә тамашачысының йөрәген яулады

Татар эстрадасы җырчысы Ришат Төхвәтуллинның Нурлат шәһәрендәге концертында күңелгә кереп кала торган вакыйга булган. Иҗат кичәсе барышында сәхнәгә, җырчыны ничек яратуы турында язылган плакат күтәреп, бер кечкенә кыз йөгереп менгән. Ришат аны сәхнәдән куып җибәрмәгән, ә үзенең микрофонын кечкенә тамашачысына сузган.

Микрофонны кулына алуга, кызчык артистка кушылып җырлый башлаган. Җыр ахырында бала сөенеченнән елап та җибәргән. Әлеге көтелмәгән хәлдән Ришат югалып та калыр иде, әмма ул үзен тиз кулга алган һәм кызчыкны кочагына алып тынычландырган.

Бу күренеш социаль челтәрләрдә киң яңгыраш алган. Ришатның кечкенә тамашачысына карата җылы мөгамәләсен язылучылары бик яратып кабул иткәннәр. «Кызчык сез үзен кочаклап алыр дип көтмәгән иде булса кирәк», «Менә ул ихлас, самими хисләр», – дип язганнар аның язылучылары.

Шулай ук укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа