Рамил Шәрәпов дусты Ильяс Гимадутдинов каберен Үдиктә зыярәт кылган
Пермь якларына гастрольләр белән баргач, юмор остасы, артист Рамил Шәрәпов Үдик авылына барып, дусты — танылган эшмәкәр Ильяс Гимадутдиновның каберен зыярәт кылган. Кабергә кызыл роза чәчәкләре куйган. Шул ук сәфәрдә ул дустының әнисен дә күреп, хәлен белешкән.

Рамил Шәрәпов искә төшергәнчә, әлеге авыл күпләргә таныш: ел саен биредә Илсаф һәм Ильяс Гимадутдиновлар зурлап Сабантуй бәйрәмнәре уздыра торган булганнар. «Гыйнвар аенда дустыбыз Ильяс фаҗигале төстә һәлак булды. Кызганыч, аны соңгы юлга озатырга кайта алмадым. Бу үкенеч күңелемдә калды», – дип яза артист.
«Бүген, ниһаять, Үдиккә бару мөмкинлеге туды. Зиратка барып, Ильясның каберен зыярәт кылдым. Төп нигезләренә кереп, әнисенең хәлен белештем. Күңелемә бераз җиңеллек килде», – дип уртаклашкан ул. Артист сүзләренчә, Ильяс гаиләсе өчен дә, авылдашлары өчен дә бик үрнәк кеше иде.
Нибары 41 яшендә гомере өзелсә дә, ул үзеннән соң зур эшләр, якты эз һәм матур истәлекләр калдырып киткән. «Дустыбызның урыны җәннәт түрләрендә булсын, туганнарына, якыннарына, әнисенә Аллаһ Тәгалә сабырлыклар бирсен», – дип тели Рамил Шәрәпов.
Милләтпәрвәр шәхес, танылган эшмәкәр Ильяс Гимадутдинов утырган вертолет гыйнвар аенда «Ашатли-парк» ял базасы районында һәлакәткә очраган иде. Җырчылар аның истәлегенә багышлап җылы сүзләр әйтә, аның якты эшен дәвам итәргә тели.
Шулай ук укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа