Лэйна ринопластика ясаткан: «Бөтен клиника шокта»

Татар эстрадасы җырчысы Лэйна борынына пластик операция ясаткан һәм яңа кыяфәтен социаль челтәрдәге сторисларында күрсәткән.

Лэйна ринопластика ясаткан: «Бөтен клиника шокта»

Татар эстрадасы җырчысы Лэйна борынына пластик операция — ринопластика ясаткан. Бу хакта ул үзенең сторисларында сөйләгән һәм яңа кыяфәтен күрсәтергә булган. Артист хәзер яңа тышкы кыяфәтенә карап сөенеп туя алмый.

«Ринопластикадан соң борынның бик каты шешәчәген белә идем, әмма моның кадәр үк дип уйламадым. Шулай да, мин сезгә үземнең борынымны күрсәтергә булдым», — ди җырчы. Аның сүзләренчә, нәтиҗәгә барысы да гаҗәпләнә: «Мин дә, калганнар да шокта, бөтен клиника шокта. Әйе, миндә шок».

Артист операциянең беренче көннәрендәге халәтне дә бәяли: «Шешкән килеш тә шулай матур булгач, барысы да үткәннән соң нинди булыр?» Ди җырчы. Ул хирургның үзенә нәрсә кирәклеген 100 процент тойганын билгели.

«Яңа Лэйнага ияләшә торыгыз. Мин инде үзем ияләштем. Миңа калса, идеаль килеп чыккан», — дип йомгаклый артист. Шулай итеп, җырчы үзенең яңа образын җанатарларына тәкъдим итте.

Шулай ук укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа