Клара Хәйретдинова: «Сара апа җыйнак кына матур татар ханымы иде»

Казанда Сара Садыйкова иҗатына багышланган «Кайтаваз» концерты алдыннан филармония фойесында аның шәхси әйберләре һәм уникаль фотолары куелган күргәзмә ачылды.

Клара Хәйретдинова: «Сара апа җыйнак кына матур татар ханымы иде»

Казанда «Кайтаваз. Сара Садыйкова» концерты узды. Тамашачылар филармония фойесына концерт башланырга санаулы минутлар кала җыелды. Анда композиторның шәхси әйберләре, уникаль фотолар һәм афишалар урын алган иде.

Күргәзмә кунакларның игътибарын бөтенләй үзенә тартты: тамашачы әле бер, әле икенче экспонатны карап хозурланды. Филармония диварларына эленгән фотолар да читтә калмады — анда шул чорның кабатланмас шәхесләре, милләткә хезмәт иткән мәшһүр җырчыларыбыз һәм музыкантларыбыз сурәтләнгән.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерватория мөгаллиме Клара Хәйретдинова шул фотоларны карап, хатирәләргә бирелде һәм инде онытылган, бик сирәк ишетелгән исем-фамилияләрне тезеп китте. «Аларны кичә генә күргән кебек ап-ачык хәтерлим, барысын да беләм бит! Кара әле, нинди яшь вакытлары…» — дип искә алды ул узган елларны.

Клара апа Сара Садыйкованы да телгә алды: «Сара апаның җырларын кем генә җырламады икән?! Бөтен артистларның, җырчыларның репертуарында аның әсәрләре булды. Һәммәсенә дә җитәрлек дәрәҗәдә күп иде алар — матур, мәгънәле җырлар. Андый җырлар, кызганыч, хәзер юк», — диде ул.

Артист сүзләренчә, ул вакытта хатын-кыз композиторлар бөтенләй диярлек булмаган, Сара Садыйкова исә бердәнбер булган. Үзе дә театрда җырлаган профессиональ җырчы булгач, композитор һәр әсәрне йөрәгеннән үткәреп, җырчыларның — ир-атның да, хатын-кызның да — тавыш мөмкинлекләрен исәпкә алган.

Шулай ук укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа