Габделфәт Сафин йортындагы тавыклары турында күңелле видео урнаштырган
Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин шәхси йортында асраган тавыклары турында күңелле видеоны сәхифәсенә куйган.

Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин үзенең сәхифәсенә күңелле видео урнаштырган. Җырчы шәхси йорты белән яши, анда тавыклар да тота. Видеода аның канатлы дуслары тәрәзә төбенә кунаклап килгән.
Тавыклар гади түгел: кыт-кыт дип чакырганга исләре дә китми, ә менә хуҗаның бер сызгырып җибәрүе була — чабышып килеп тә җитәләр. Шул рәвешле ашарга сорыйлар.
Артист аларга шаяртып: «Чыгам, хәзер чыгам, ашыкмагыз. „Айн“ момент», – дигән була. Видео янына җырчы: «Кешеләр мәче, эт тота, миңа тавык та ярый», – дип язган.
Шулай ук укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа