Чәчкә сәламәтлеге турында: организмда ферритин күләме түбән булып чыкты

Җырчы Чәчкә социаль челтәрләрдә сәламәтлек проблемалары турында сөйләп, тамашачыларын анализларны вакытында тапшырырга чакырды.

Чәчкә сәламәтлеге турында: организмда ферритин күләме түбән булып чыкты

Җырчы Чәчкә социаль челтәрләрдә сәламәтлеге белән бәйле проблемалары турында сөйләде. Ул хәлсезлек, чәч коелу һәм даими баш әйләнүдән зарланган. Күп төрле анализлар нәтиҗәсендә организмда ферритин күләменең түбән булуы ачыкланган.

«Хәл юк, арыдым дип, хәйран вакыт йөрдем. Чәчләрем дә күп коелды. Башым гел әйләнә иде», — дип сөйләгән ул. Артист хәзерге вакытта дәвалау курсы уза: «Капельницалар алып йөрим менә хәзер».

Видеоны ул үзен жәлләтер өчен түгел, ә тамашачыларын сәламәтлеген вакытында кайгыртырга һәм анализларны вакытында тапшырырга чакыру максатыннан бастырган. «Барыбыз да сәламәт булыйк», — дип мөрәҗәгать иткән җырчы дусларына.

Социаль челтәрдәге дуслары аңа сәламәтлек теләгән һәм авыруның төп сәбәбен эзләргә киңәш иткән: «Ферритин болай гына түбән була алмый, сәбәбен эзләргә кирәк». «Сәбәбен ачыкламасагыз, тимер күләме дә төшәчәк. Организмыгызны тулысынча тикшерегез», — дигәннәр аңа.

Араларында медицина тикшеренүләре бәясеннән зарланучылар да табылган. «Яз, көз тикшеренү кирәк тә бит. Бушлай дәваханәләрдәге мөнәсәбәт туктатып кала. Түләүлеләргә гел йөреп булмый. Әле менә колоноскопия узармын дигән идем, наркоз белән 14 мең сум, диделәр. Пенсияң 19 мең булса, яхшы вакытларны көтеп утырырга гына кала», — дип язган берәү.

Шулай ук укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа