Аиша әтисе белән әнисен кунакка алып килгән: «Исән-сау булсыннар»
Татар эстрадасы җырчысы Аиша якыннарын кунакка чакырып, чәй өстәле артында балачагын искә алган.

Татар эстрадасы җырчысы Аиша Яр Чаллыда әтисе белән әнисен кунакка алып килгән һәм иртәнге якны алар белән бергәләп чәй өстәле артында уздырган. Бу мизгелләрне ул үзенең сәхифәсенә дә куйган. «Менә шушыннан да хәерлерәк иртә була аламы соң? Әти белән әни янәшәмдә», – ди җырчы.
Чәй өстәле артында Аиша әти-әнисе белән балачагын искә ала. Ул үзенең күп яклап әтисенә охшаган булуын да әйтеп үтә. Алдагы кичтә исә ул якын кешеләрен концертка алып барган булган, гаилә аннан алган хис-кичерешләре хакында да әңгәмә корып алган.
Видео янына җырчы ихлас сүзләр язып калдырган: «Язмыш… Кызганыч… Әти белән үсү бәхете тәтемәде безгә. Ләкин, иртәме, соңмы, тормыш һәрнәрсәне үз урынына куя, Әлхәмдүлилләһ. Бүгенге көндә «әти», «әни» дип дәшер кешеләрем бар. Шуннан да зур бәхет бармы? Исән-сау булсыннар, әти-әни исән чакта без һәрвакыт бала. Әти булу авыр түгел, әти булып калу кирәк».
Җырчы Рәфинә, Люция, Резедә, Гөлсу һәм Илсөя (Аиша) Ганиуллиналарны әниләре ялгызы тәрбияләп үстергән. Әтисе белән әнисе әле кызлары кечкенә вакытта ук аерылышканнар. Моннан берничә ел элек аларның әниләре инсульт кичерә, хәзерге вакытта ул тулысынча кызлары кайгыртуы һәм тәрбиясендә яши.
Шулай ук укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа