Айдар Галимов Алсу белән «Кышкы романс»ны Уфада башкарды, тамашачылар бәяләште

Уфа сәхнәсендә ике халык артистының бергә җырлавы тамашачылар арасында төрле бәя алды

Айдар Галимов Алсу белән «Кышкы романс»ны Уфада башкарды, тамашачылар бәяләште

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов Уфа шәһәрендә Алсуның сольный концертында чыгыш ясады. Ул үзенең якташы белән дуэтта Рим Хәсәнов иҗат иткән легендар «Кышкы романс» җырын башкарды. Галимов бу чыгышы турында видеоларны үзенең сәхифәсендә уртаклашты.

«Чакыруың өчен зур рәхмәт, Алсу! Искиткеч матур тарих язылды», – дип язды җырчы. Тамашачыларның бер өлеше әлеге дуэтны югары бәяләде. Алар астына «Балачак җырыбыз. Бу җырның кадерен яңа гына белә башладым», «Айдар абый, тавышыгыз ничектер үзенчәлекле бу җырда», «Искиткеч дуэт» кебек комментарийлар калдырган.

Әмма Галимов белән Алсу дуэтын ошатмаучылар да күп булды. Халык әлеге җырны легендар җырчы Фидан Гафаровның хит җыры дип кабул итә, һәм күпчелек комментарийлар шул хакта. «Фидан Гафаровка җитми инде», «Гафаров бу җырны шәп җырлый иде. Аерым бер тембр белән, бөтен күңелен биреп», «Фидан абыйны беркем алыштыра алмый», – дип яза алар.

Тавышлар бүленүе дә сизелә. «Алсуның тавышы бөтенләй ишетелми. Ул беркайчан да җырлый белмәде», «Ничек кенә хөрмәт итсәм дә язам – Айдар абыйга бармый бу җыр», «Бу җыр өчен тавышыгызның көче җитми», – дип комментарийлар язып калдыручылар да байтак булган.

Шулай ук укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа