Коллектив

Солтанова Зөлфия Нәби кызы

 «Чаллы ТВ» телерадиокомпаниясе һәм «Челнинские известия»газетасы җитәкчесе. 

1989 нчы елны В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәүләт университетының журналистика  факультетын тәмамлый. 1983 нче елның сентябреннән 1984 нче елның сентябренә кадәр -«Ленинская правда» газетасы корреспонденты.1993 нче елның февраленнән 1997 нче елның ноябренә кадәр «Челнинские известия» газетасы хезмәткәре.1997 нче елның ноябреннән 2009 нчы елның августына кадәр «Вечерние Челны» газетасы баш мөхәррир урынбасары.2009 нчы елның августында «Челнинские известия» газетасына директор-баш мөхәррир буларак әйләнеп кайта.2016 нчы елның декабреннән «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте филиалы «Чаллы ТВ» телерадиокомпаниясен дә җитәкли.2013нче елда Солтанова Зөлфия Нәби кызына «Татарстан республикасы массакүләм коммуникацияләр һәм басма матбугатнын атказанган хезмәткәре»дигән мактаулы исем бирелде.

 


sitdikovСитдиков Рафис Шәмсивәли улы

“Татмедиа” АҖ филиалы “Чаллы ТВ” телерадиокомпаниясе җитәкчесе урынбасары

Рафис Ситдиков Армиядә 2 ел хезмәт итеп кайткач, Ленин исемендәге Казан Дәүләт Университетында журналистика факультетында белем ала. Укуын төгәлләүгә Казан шәһәренең Совет районы Комсомол оешмасына эшкә урнаша ул. Тик һөнәре буенча эшләү теләге зур була анда, һәм ул «Шәһри Казан» газетасында журналист буларак үз юлын башлып җибәрә. 1992 елдан яшьләр шәһәре булган Яр Чаллы Рафис Ситдиковны да үзенә дәшә. «Нур» газетасында эшләп алгач, аны Чаллы шәһәренең эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе итеп билгелиләр. 2015 елда ул “Чаллы ТВ” телерадиокомпаниясенә килә. Һәм бүгенге көндә директорның беренче урынбасары вазифасын башкара.

 

 


Рузилә Раиф кызы Гатина

“Татмедиа” АҖ филиалы “Чаллы ТВ” телерадиокомпаниясе җитәкчесенең «Күңел» радиосы буенча урынбасары

Мәктәптә укыганда китапханә һәм тракторчы булырга хыяллана. Ләкин укуны тәмамлагач әнисе юлыннан китә: укытучы һөнәрен сайлый. Алабуга дәүләт педагогия институтында укыганда бик теләп театр түгәрәгенә йөри.

1997 нче елда ул “Күңел” радиосына эшкә килә. Журналист буларак экология, хәйрия, мәдәни темаларга меңнән артык тапшыру эшли һәм республика, Рәсәйкүләм бәйгеләрдә күп тапкырлар җиңү яулый. Бөтенрәсәй күләмендә үткәрелгән “Хәйриячелек – 2014” бәйгесендә катнашып, Рәсәй Президенты матбугат хезмәте башлыгы кулыннан кубок ала.

Бүгенге көндә Рузилә Гатина “Күңел” радиосын җитәкли. Аның кул астында 14 хезмәткәр.

“Бер урында таптанмаска, гел алга барырга, эзләнергә” – дигән принцип белән яши һәм эшли ул.


Валиева АлсуВәлиева Алсу Равил кызы, музыкаль мөхәррир.

Мин кечкенәдән үк музыканы яратып устем һәм миңа төрле юнәлештәге җырлар ошый. Чаллы шәһәренең музыка мәктәбендә укуым да бүгенге һөнәремнең башлангычы булгандыр. Казан авиация институтында читтән торып белем алдым. Һәм язмыш мине «Якты юл» газетасына алып килде. Анда 5 ел эшләп, 2002 елда мин “Чаллы ТВ” телерадиокомпаниясенә эшкә килдем. Музыкаль мөхәррир буларак, радиога килгән һәрбер яңа җырны иң беренчеләрдән булып тынлыйм. Җырның көенә дә, сүзенә дә игътибар итми калмыйм. Минемчә, «Күңел»ле радиода яхшы кәеф бирүче җырлар тәүлек буе яңгырап торырга тиеш.


Резеда ШакироваРезедә Шакирова, радиода «Яңалыклар» бүлеге мөхәррире.

Мин мәктәп елларында активистка идем. Кечкенәдән авыл, район мәдәният йортларында, республика сәхнәләрендә чыгыш ясап үстем. Биим дә, шигырь дә сөйлим. 5нче сыйныфтан район газетасына мәкаләләр яза башладым. 6 сыйныфта инде район газетасының яшь хәбәрчесе санала идем. Кыскасы, журналист һөнәрен мин мәктәп партасыннан ук сайладым. Шулай да, күңелдә бер балачак хатирәсе сакланып калган: кечкенә вакытта әти миңа Сабантуйдан уенчык – табибның «эш кораллары» салынган сумка алып кайткан иде. Шулкадәр яратып уйнаган идем мин аның белән.Тик табиб һөнәрен сайларга туры килмәде. Журналист булу теләге көчлерәк булгандыр, күрәсең.


Гөлия ХәйдароваГөлия Хәйдәрова, туры эфирда алып баручы.

Мин Сарман якларыннан. Искиткеч матур табигатьле Шәрләрәмә авылында туып-үстем. Сөйләүләренә караганда, кечкенә вакытта усал булганмын, кесәгә һәрвакыт вак ташлар тутырып йөргәнмен. Берәрсе күңелгә ошамаган сүз әйтсә, «отпор бирергә» таш әзер. Мин хәзер дә үз фикеремне катгый итеп әйтә беләм. Һәм бу журналист өчен бик кирәк сыйфат, дип уйлыйм.

“Күңел” радиосына 1998 елның февралендә килдем. Беренче мәртәбә эфирга чыгуым әле дә хәтердә. Нәкъ шул көнне без авыл яшьләре белән клубта спектакль – “Гөргери кияүләре”н  куясы идек.  Мин – Үринә ролендә. Эш вакыты бетүгә, тиз-тиз авылга йөгердем. Өлгердем бит тәки. Менә дигән итеп уйнап чыктык без аны!

 

 


Зөһрә ФатыйховаЗөһрә Фатыйхова, туры эфирда алып баручы.

Туган ягым – Башкортстанның Илеш районы Иске Татыш авылы.  Уфа Дәүләт Университетының филология факультетын тәмамладым. Кечкенә вакытта  мин агроном булырга хыяллана идем.  Радиода  алып баручы булып эшләрмен дип уема да килгәне булмады. Әмма тормышта гел башкача  килеп чыга икән. Язмыш  мине Чаллыга, “Күңел” радиосына алып килде. Радиода  1998 елдан бирле эшлим.  Радиотыңлаучылар белән әңгәмә кору кызыклы . Алардан рәхмәт сүзләре ишеткәч, үзеңне бәхетле хис итәсең.

 

 

 

 


Вахитов Райнур

 

Вахитов Райнур Мулланур улы,  туры эфирда алып баручы.

Мин Кукмара районы Нырты совхозында өченче бала булып дөньяга килгәнмен. 8нче сыйныфтан соң Казан театр училищесына укырга кереп, Марсель Сәлимҗанов, Илдар Хәйруллиннарда белем алып, юллама буенча Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар Дәүләт театрына эшкә килдем. 1991 елдан армия сафларына алынып, 3 ел Төньяк флотында су асты көймәсендә хезмәт иттем, соңыннан кире Минзәлә театрына әйләнеп кайттым. 1996 елда Чаллыга килеп «Чаллы ТВ» телерадиокомпаниясенә хәбәрче булып урнаштым. 1997 елдан «Күңел» радиосы ачылгач, беренче алып баручылар рәтенә эләгеп, биредә хезмәтемне дәвам итәм. Һәм 12 ел телевидениедә «Бүләккә җыр» тапшыруын алып бару да минем өчен зур бәхет булды.

 


Зөһрә СибәгатоваЗөһрә Сибәгатова, туры эфирда алып баручы.

Гүзәл табигатьле, үзенең талантлы шәхесләре белән дан тоткан Актаныш районында туып-үсүем белән мин бик тә горурланам. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләндем, чаңгы ярышлары, баскетбол һәм турслет белән мавыктым. Мәктәптә укыганда ук район газетасында мәкаләләрем басылып чыга иде. Һәм һөнәр сайлаганда да, һич икеләнмичә Казан Дәуләт Университетының журналистика факультетына укырга кердем. Язмыш җилләре мине «Күңел» радиосына алып килде. Студент елларда ук «Хәерле иртә», «Серле сандык» тапшыруларын алып бардым. Университетны тәмамлауга, “Күңел” радиосына эшкә чакырдылар. Балалар өчен “Дәрестән соң”,  хатын-кызлар өчен “Матурлык серләре ” тапшыруларын алып бардым, язучылар һәм шыгыйрьләр  иҗатына багышланган “Шагыйрь йөрәге ” тапшыруын әзерләдем.

 

 


Хисматуллина Алинә Рөстәм кызы,туры эфирда алып баручы

Хисматуллина Алинә Рөстәм кызы – Яр Чаллы шәһәрендә туып үстем. Казан федераль университетының журналистика бүлеген һәм Чаллы дәүләт педагогия университетының филология факультетын тәмамладым.

Студент елларым бик актив узды: төрледән-төрле конференцияләрдә, шәһәркүләм чараларда, концертларда чыгыш ясадым, бәйгеләрдә катнаштым: “Ел әйдаманы-2012” (Яр Чаллы,1 урын); “Королева выпускного бала-2012” (Иң мөлаем кыз); “Минем Матурым-2014” (Казан, 1 урын); “Сабантуе гүзәле-2014” (Яр Чаллы, 1урын); “Нәүрүзбикә-2015” (Казан,1 урын).

2014 нче елда “Чаллы-ТВ” телерадиокомпаниясе мине эшкэ чакыра. Бер елга якын “Яңалыклар”да диктор һәм корреспондент булып эшлим. Ә 2015 нче елны Казан шәһәренең “Барс-Медиа” компаниясенә килеп керәм. “TMTV” каналында һәм “TatarRadiosi”нда эшлим. 2016 нчы елның апрелендә туган шәһәремнең “Күңел” радиосына эшкә кайтам. “Күңелле димләү”, “Ике почмак”, “Кызыл келәм” проектларын булдырам. “Күңелле иртә” программасын алып барам.

Бүгенге көндә радиодан тыш “Татарстан-24” телеканалында “Яңалыклар” программасын, шәһәркүләм чаралар-концертлар алып барам.

 


 

Рината Бәшәрова,туры эфирда алып баручы

Мин Яр Чаллы шәhәрендә туып устем. 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлагач, Казан Идел буе Федераль университетына укырга кердем. Анда маркетолог hөнәрен үзләштердем.

Балачактан иҗатка гашыйк. Рәсем, җыр, бию кебек түгәрәкләрне уз иттем.

Актив тормыш яратам, бер урында утыру минем өчен түгел. Шуңа беренче курстан ук, староста, профорг вазыйфаларын башкардым. Аннан кала, “Чулман” татар яшьләре берләшмәсендә хезмәт куйдым. Даими рәвештә, студентлар арасында, “Мин татарча сөйләшәм”, “Миллэтара фестиваль”, “Карга боткасы”, “Сабантуй” кебек бәйрәмнәрне оештыруда башлап йөрдем.

2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада , жәй айларында “Сәләт” лагерьларында волонтер булып хезмәт куйдым.

Казанышларым өчен “Профкомның алтын составы” исемлегенә кертелдем.

Радиода эшләү-балачак хыялым. Студент чорында “Яшьләр радиосы” дип исемләнгән университет радиосында диджей булып эшләдем. Аннан соң, бу hөнәргә мэхэббэтем тагын да артты, шуңа үз көчемне “Күңел” радиосында сынап карарга булдым. Бүгенге көндә үз эшемне яратып башкарам.


 

 Исламгәрәев Илгиз Рафис улы, туры эфирда алып баручы.

Мин Яр Чаллы шәһәрендә туып үстем. Балачактан ук иҗат белән дус булдым. Безнең өйгә килгән кунакларга «Уфтанма» җырын җырлап, гел концерт куя идем, ә алар миңа кәнфит бирәләр иде. Балалар бакчасына йөргәндә, төрледән-төрле бәйгеләргә, шигырь сөйләргә алып бардылар. Мәктәптә дә иҗатны ташламадым. 9 нчы сыйныфтан КВНга кереп киттем. Мәктәпне тәмамлагач Казан федераль дәүләт университетына, юриспруденция булегенә укырга кердем. Студент еллары КВНда уйнап- гөрләп бик күнелле үтте. “Татар лигасының җыелма командасы” («Сборная татарской лиги”) составында Татарстан, Яр Чаллы данын яклап, Рәсәйнең төрле төбәкләрендә чыгыш ясап, уңышлы нәтиҗәләргә ирештек. Университетны тәмамлагач, юрист булып эшли башладым. Ләкин иҗатны икенче планга күчермәдем. 2016нчы елның 1 апрелендә, кечкенә чактан ук тыңлап ускән “Күңел” радиосында диджей булып эшли башладым.

“Ничек син юрист, иҗат өлкәсендә эшли аласың?” – дип миннән бик еш сорыйлар. Мин аларга болай дип җавап бирәм: “Мин юристлар арасында иң шәп диджей һәм диджейлар арасында иң шәп юрист!”


 

Гатина Лилия Рәшит кызы, туры эфирда алып баручы 
Мин Яр Чаллы шәһәрендә туып үскән кыз.
№33 рус мәктәбендә укыдым. Уку дәверендә кул эшләре белән дә шөгыльләнергә бик яраттым.
Музыкаль белемем дә бар. 7 еллык С.Сәйдәшев исемендәге №6 музыка мәктәбен кызыл дипломга тәмамладым (баянда уйнау һәм җыр бүлегендә).
 Хәзер мин Яр Чаллы дәүләт сәүдә-технология институтында экономика бүлегендә белем алам .
Эштән тыш студент елларым да бик актив уза: шәһәркүләм чараларда, төрледән-төрле конференцияләрдә , бәйгеләрдә һәм концертларда чыгыш ясыйм: беренче төбәкара баянистлар һәм аккордеонистлар өчен ачык фестиваль- конкурсы “Народа русская душа ” (Удмуртия, 2 урын); халыкара уен кораллары өчен Анатолий Шутиков исемендәге конкурс-фестивале “Народные мелодии” (Казан, 3 урын); 6 региональ халык уен коралларында башкаручылар конкурсы “Родники Удмуртии” (Ижевск, 1 урын) ; халык уен коралларында уйнаучы балаларның Ринат Илаев исемендәге шәһәр күләм бәйгесе (Яр Чаллы); халыкара конкурс-фестивале (Түбән Кама, 1 урын); бөтенроссия музыка халык уен кораллары конкурсы “Музыкальная Россия”(Пермь, 3 урын); “Озын толым” бәйгесендә “Иң акыллы кыз” номинациясе (Яр Чаллы); “Татар кызы-Таң йолдызы 2015” бәйгесендә “Иң зыялы кыз” номинациясе (Яр Чаллы) ; зональный фестиваль “Студенческая весна 2016” (Яр Чаллы, 2 урын) әле бу барлык алынган дипломнарымның яртысының бер өлеше генә.
Төрле чаралардан тыш мин эшләргә дә өлгерәм. 2016 елның җәеннән , мин кечкенәдән үк яратып тыңлаган “Күңел” радиосында алып баручы булып эшли башладым һәм эфирда “Каһвәханә” , «Сайра әйдә сандугач «тапшыруларын да алып барам.

 


Райнур Фоат улы Әгъләметдинов,туры эфирда алып баручы.

1988 елның 25 февралендә Мамадыш районының Урта Кирмән авылында туганмын. Гаиләдә ике бала үстек: энекәш Данияр исемле. Әти Фоат мин белә белгәндә күмәк хуҗалыгында инженер булып эшләде. Әни Рәмзия башта пекарняда ипи пешерде, аннары — кибетче. Хәзер дә авылдагы кибеттә сатучы. Казан Дәүләт университетының Журналистика һәм социология факультетында укыдым. Бу юнәлешкә сукмакны татар теле һәм әдәбияты укытучысы, сыйныф җитәкчесе Рифат Марданов, журналист Алсу Дияр, язучы Шаһинур Мостафин салды дип исәплим. «Күңел» радиосында тапшырулар алып барам. Гәбделфәт Сафинның “Акчарлак” газетасында эшлим. Чәчмә әсәрләр язу белән мавыгам. Зиһенле, гади була белгән кешеләр белән аралашырга яратам.

 

 


Букин

 Букин Алмаз Атлас улы, тавыш режиссеры.

Мин тумышым белән Ташкент шәһәреннән. 1977 елда Новотроицк поселыгына күченеп килдек, анда музыка мәктәбен тәмамладым. Һәм укуны дәвам итү теләге белән Лениногорск шәһәренә Сәнгать училищесына кердем. Укуны ташлап 1985-87 елларда тимер юл гаскәрендә армия сафларында хезмәт иттеп кайттым. Яшьлек хыялы — үземнең тавыш яздыру студиясен булдыру иде. Күп төрле һөнәрләр алыштыргач, язмыш мине 1996 елда “Чаллы ТВ” телерадиокомпаниясенә алып килде. Җырларны, көйләрне яхшы беләм һәм үз эшемне яратып башкарам.

 

 

 

 


Некляев

Некляев Сергей Николай улы, тавыш режиссеры.

Казан Дәуләт Университетының журналистика факультетын төгәлләп, телерадиожурналистика һөнәрен үзләштердем. Башта автомобиль заводында «КамАЗ»ның радио һәм телевидениесендә музыкаль мөхәррир, журналист булып эшләдем. Соңыннан шәһәр редакцияләрендә дә үземне сынап карадым, мәкаләләр яздым.
2012 елдан “Чаллы ТВ” телерадиокомпаниясендә тавыш режиссеры булып эшлим. Шулай ук фотога төшерү белән дә кызыксынам. Язмышымнан бик канәгать, тормыш иптәшем, балаларым бар.

 

 

В категории:

Без социаль челтәрләрдә

Instagram