Татарстанлылар Россия мәгариф министрына ата-аналар җыелышында сораулар бирә ала
Россия Мәгариф министрлыгы ата-аналар һәм укучыларның сорауларын кабул итә, аларга ведомство башлыгы Сергей Кравцов Гомумроссия ата-аналар җыелышы вакытында җавап бирәчәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Ел саен үткәрелә торган гомумроссия чарасы 28 августта узачак. «Мәгариф министрлыгы башлыгы белән аралашу онлайн-трансляция ярдәмендә илнең төрле төбәкләреннән турыдан-туры тоташтырып, диалог форматында узачак», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Министрга сорауларны Россия Мәгариф министрлыгы сайтында махсус сервис аша, Илкүләм ата-аналар ассоциациясе сайты аша җибәрергә, шулай ук ведомствоның социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында калдырырга мөмкин.
Мөрәҗәгатьләр 22 августка кадәр кабул ителә.
Чыганак:Татар-информ