Татарстанда инвалидларга түләүләр гаризасыз билгеләнә башлады

 

Татарстан Республикасында инвалидларга түләүләр актив режимда билгеләнә башлады. Бу хакта РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Айлык акчалата түләүне (ЕДВ) рәсмиләштерү өчен бу категория гражданнар гариза бирергә тиеш түгел. Хәзер рәсмиләштерү белән Россия Пенсия фондының территориаль органнары шөгыльләнә.

«Түләү Федераль инвалидлар реестры мәгълүматлары буенча Пенсия фонды тарафыннан рәсмиләштерелә», — дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Айлык акчалата түләү кеше инвалид яки инвалид бала дип танылган вакыттан билгеләнә. Ул реестрга инвалидлык турында мәгълүматлар килеп ирешкәннән соң 10 көн эчендә билгеләнә.

Әлеге кешегә бердәм дәүләт хезмәтләре порталында, электрон почта яки СМС аша айлык акчалата түләү билгеләнү турында хәбәр итәчәкләр.

Хәзерге вакытта инвалидлык билгеләү процедурасы читтән торып башкарыла. Моңа медицина оешмалары биргән документлар нигез булып тора. Әлеге тәртипне кертү коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләр белән бәйле.

Чыганак:Татар-информ

 

2 Responses to Татарстанда инвалидларга түләүләр гаризасыз билгеләнә башлады

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә