Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре Камал театры спектакльләре белән ачылачак

 

12-13 август көннәрендә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры спектакльләре күрсәтеләчәк. Чара Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында уза. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Театр онлайн форматында ике спектакль — «Бию пәрие» һәм «Ак калфагым төшердем кулдан» тамашаларын тәкъдим итә.

12 августта тамашачылар драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниевның «Бию пәрие» музыкаль комедиясен күрәчәк.

13 август көнне «Ак калфагым төшердем кулдан» ток-шоуы уза. Спектакль «Алтын битлек» милли театраль премиясенең лонг-битенә керде.

Чаралар 18.30 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

Чыганак:Татар-информ

Без социаль челтәрләрдә