Республика үсешенә зур өлеш керткән 100 шәхескә багышланган видеопроект эшләнгән
1 августтан «Татаркино» «Татарстанның топ-100 танылган шәхесе» дип аталган видеопроект башлап җибәрә. Бу хакта «Татаркино»ның матбугат үзәге хәбәр итә.
Видеопроект республика үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә багышлана. Һәр шәхес турында 5-6 минутлык видеоролик әзерләнгән. Проект ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан гамәлгә ашырыла.
«Топ-100» видеопроектын «Татаркино»ның Instagram TV видеоканалында һәм ютубтан карарга мөмкин.
«Топ-100» проектына кергән геройларны халык тавыш бирүе юлы белән сайлап алдык. Социаль челтәрләрдәге язылучыларыбыз аудиториясе сайлаган геройлар алар», — ди «Татаркино»ның генераль директоры Миләүшә Айтуганова.
«Топ-100» видеопроектының беренче унлыгына Габдулла Тукай, Мирсәет Солтангалиев, Муса Бигиев, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова, Александр Ключарев, Рөстем Яхин кергән.
Чыганак:Татар-информ