Чаллыда 2021 елның 1 сентябренә полилингваль мәктәп ачачаклар

 

Чаллыда 2021 елның 1 сентябренә интернат белән 1224 урынга исәпләнгән полилингваль мәктәпне файдалануга тапшырырга планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгында хәбәр иттеләр.

«ТР Президенты республика Хөкүмәтенә 2021 елның 1 сентябренә Чаллы шәһәрендә полилингваль комплексны файдалануга тапшыруны исәпкә алып, 2021 ел төзелеш планына кертергә кушты», — дип хәбәр иттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Хәзерге вакытта Чаллы башкарма комитеты Казандагы Бондаренко урамында төзелә торган белем йорты кебек мәктәп төзелеше өчен җир участогы бүлеп бирде.

Элегрәк «Татар-информ» 2020 елда Татарстанда 13 мәктәп төзеләчәген хәбәр иткән иде.

Чыганак:Татар-информ

One Response to Чаллыда 2021 елның 1 сентябренә полилингваль мәктәп ачачаклар

  1. Большое спасибо за предоставленную информацию

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

[instagram-feed]

Без социаль челтәрләрдә

Instagram