Татарстанда ике елда «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә яслегә чиратлар бетәчәк

 

Татарстанда ике ел эчендә ясле төркемнәргә чиратларны бетерү планлаштырыла. Республикада 49 яңа объект төзеләчәк һәм балалар бакчаларында 2 төркем яңадан профильләштереләчәк. Эшләр «Демография» илкүләм проекты кысаларында алып барылачак. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Чараны гамәлгә ашыруга 2 ел эчендә 5,5 млрд сум акча  тотылачак, аларның федераль өлеше — 1 млрд сум, калганы — республика бюджеты акчалары», — диелә хәбәрдә.

Шулай итеп, дәүләт һәм муниципаль балалар бакчаларына йөрүче өч яшькә кадәрге балалар саны артып, 26 мең 527гә җитәчәк.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

[instagram-feed]

Без социаль челтәрләрдә

Instagram