Татарстанда Covid-19 коронавирусының яңа дулкынын көтмиләр

 

Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең икенче дулкыны көтелми, чөнки республикада коронавируска тест үткәрү күләме югары булып кала. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шундый фикере белән уртаклашты.

«Без икенче дулкынны көтмибез, чөнки бүген Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә тест үткәрү күләме кимеми. Икенче дулкын башланган кайбер илләрдә исә (әйтик, шул ук Кытайда, анда бер шәһәрдә тәүге очраклардан соң янә коронавирус инфекциясе таралды) бу тестлаштыру күләмнәренең кимүе нәтиҗәсе булды», — дип искәртте спикер.

ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев билгеләп үткәнчә, көзен ОРВИ сезоны башланачак һәм күп кенә симптомнар яңа коронавирус инфекциясе белән охшаш булачак. Димәк, вирусны ачыклау өчен күбрәк анализ үткәрергә һәм татарстанлыларга медицина ярдәме күрсәтергә туры киләчәк.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

[instagram-feed]

Без социаль челтәрләрдә

Instagram