Горький исемендәге паркта инглиз һәм испан телләрен өйрәнү буенча бушлай дәресләр уза

 

Казанда чит телләрне өйрәнү буенча бушлай курслар башланды. Инглиз һәм испан телләре буенча дәресләр Горький исемендәге паркта чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә уза. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәресләр чит телләрнең нигезләрен белгән һәм белемнәрен камилләштерергә теләүчеләр өчен дә, шулай ук яңа гына өйрәнә башлаучылар өчен дә туры киләчәк. Очрашулар программасы дәресләргә теләсә кайсы вакытта кушылырга мөмкин булырлык итеп төзелгән. Дәресләрне Бөекбритания һәм Колумбиядән тел йөртүчеләр үткәрә.

Испан теле дәресләре Горький исемендәге паркта чәршәмбе 18.30 сәгатьтә, инглиз теле якшәмбе — 18.00 сәгатьтә уза. Катнашу өчен оештыручыларның сайтында теркәлергә кирәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

[instagram-feed]

Без социаль челтәрләрдә

Instagram