Гөлназ акча саный да башлаган….
Гөлназ акча саный да башлаган….
Вилданга бу ошап бетми.
Гөлназ Асаева социаль челтәрләргә ире белән бергә никахтан соң эшләгән беренче акчаларын ничек санаулары турында видео тәкъдим итте.
Бер атна элек яшь җырчылар җәмәгатьчелеккә никахлары үтү турында сөйләде. Тик ял итәсе урынга пар акча эшли башлаган – гашыйклар дөрес туклану һәм организм детоксы өчен өстәмәләр сату белән актив шөгыльләнә. Атна башыннан Гөлназ белән Вилдан эшлекле очрашулар үткәргән берничә торак пунктта булырга өлгерделәр.
Пәнҗешәмбе көнне Гөлназ социаль челтәрләргә гадәти булмаган видео тәкъдим итте: анда яшь кияү уртак хезмәт нәтиҗәсендә алынган акчаларны саный.
— Хезмәт хакын, ниһаять, алдык! Тиккә эшләмибез. Мин бит үз акчамны күрсәтәм, кешенекен түгел, — дип яшь җырчы.
Вилданның кыяфәтенә караганда, аңа халыкка керем дәрәҗәсен күрсәтү бик ошамый.
Фото: intertat.ru
Чыганак:Кызыл таң
8t5k44